Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече бизнеска – яшел ут

2015 елга кадәр районның социаль-икътисадый үсеш программасы аны гамәлгә ашырудан көтелгән нәтиҗәләрнең өстенлекләрен билгеләде. Шәһәрдә һәм авылда кече эшмәкәрлекне үстерүгә зур урын бирелә. Корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Әхмәдиева белән бу турыда әңгәмә корды. - Рәмзия Хөснулловна, бүгенге көндә аларның үзара мөнәсәбәтләре бердәм максатка һәм ихтыяҗларга нигезләнгән булса...

2015 елга кадәр районның социаль-икътисадый үсеш программасы аны гамәлгә ашырудан көтелгән нәтиҗәләрнең өстенлекләрен билгеләде.
Шәһәрдә һәм авылда кече эшмәкәрлекне үстерүгә зур урын бирелә. Корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Әхмәдиева белән бу турыда әңгәмә корды.
- Рәмзия Хөснулловна, бүгенге көндә аларның үзара мөнәсәбәтләре бердәм максатка һәм ихтыяҗларга нигезләнгән булса да, эре, урта һәм кече бизнес арасында сизелерлек аермалыклар бар.
- Россия шартларында эре һәм кече эшмәкәрлекнең үзара багланышы, бәйләнеше икътисадны яңа үсеш юлына күчерү өчен мөһим. Шул сәбәпле, эре предприятиеләргә районның кече бизнес субъектларын алар куллана торган чимал, җитештергән продукция һәм кирәкле хезмәтләр өлкәсе үсеше белән кызыксындыру кулай. Мисал өчен, кече бизнеска интеграцияләүгә "Л.Я.Карпов исмендәге химия заводы" ААҖдә түбәндәге төр эшчәнлекләр перспективалы юнәлешләр: азсанлы фасовкаланган продукция, вак таш җитештерү калдыкларыннан гиперпрессланган әйберләр эшләү, полиэтилен, полипропилен калдыкларын эшкәртү, "ТИМПЛЭКС" плитәләрен җылыту һәм тавыш кертмәү өчен куллану, хлорид, кальцийны (бозлавыкка каршы) кулланышка кертү, буаны балык үстерү өчен арендага бирү, ял базасыннан тиешенчә файдалану, энергия ресурсларын, йөк кабул итү һәм озату өчен тимер юлны тәкъдим итү. Күргәнегезчә, кече бизнес өчен районда барлык мөмкинлекләр бар.
- Район җитәкчелеге, биналарны арендага яки милеккә тәкъдим итеп, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзерме?
- Нинди дә булса төр эшчәнлек башлау өчен эшмәкәрләр район башкарма комитетына мөрәҗәгать итә алалар. Без аларга бизнесларын башлау мөмкинлеге өчен буш мәйданнар исемлеген төзедек. Аларга "Кварт" резина-техник әйберләр эшләү Кама-Идел ябык акционерлык җәмгыяте, "Спецстрой" "Резидә", "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ каршындагы 245 гектар җир участогы, муниципаль милек керә.
Мәгариф учреждение-ләрен оптимальләштерү нәтиҗәсендә 199 кв.м буш мәйдан (Тойгуҗа һәм Сәйтәк мәктәпләре) барлыкка килде. Шулай ук Пионерская урамындагы 6731,5 кв. метр мәйданлы өчкатлы бина (икмәк заводы), торак булмаган җитештерү бинасы безнең карамакта.
- Рәмзия Хөснулловна, агымдагы елда кече эшмәкәрлеккә ярдәм буенча нинди программалар гамәлдә?
- "Лизинг-Грант" программасы раслану стадиясендә, аның буенча аренда (лизинг) җиһазларына килешү буенча түләү белән бәйле чыгымнарны өлешчә финанслау карала. Алар түбәндәге юнәлешләр буенча бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителә: авыл хуҗалыгы, коммуналь һәм җитештерү бизнесы (лизинг буенча җиһаз килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, ләкин 0,5, бер һәм өч миллион сумнан артык түгел).
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын кредит белән тәэмин итү программасы кысаларында Татарстанда йөкләмәләрне тәэмин итүнең гарантияле фонды йогынтысында түбәндәге шартларда кредит бирелә: минималь сумма - 500 мең сум, максималь - 5 млн. сум, түләү вакыты өч ел, проценты елга - 12, кредит буенча йөкләмәне тәэмин итү залогы 50 проценттан ким булмаска тиеш. Кредиттан файдалануның өстенлекле юнәлешләре: производствоны киңәйтү, төп средстволарны модернизацияләү һәм сатып алу, яңа технологияләрдән һәм инновацион эшчәнлектән файдалану.
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда бизнесны үстерү өчен субсидияләнүче нинди кредитлар тәкъдим итә?
- Беренчедән, терлекчелек биналары төзү һәм терлек сатып алу, икенчедән, авыл туризмы өчен. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен төп средстволарга биш елга кадәр 700 мең сум һәм кулланыштагы средстволарга 300 мең сум бирелә. Крестьян-фермер хуҗалыкларына 8 елга кадәр 10 миллион сумга кадәр кредит тәкъдим ителә. Банкның процент ставкасы елга 13-14% шуның 8,25 процентына субсидия түләнә.
Шулай ук югары технологияле гаилә фермаларын үстерү программасы гамәлдә. Аның кысаларында технологик җиһазның 50 проценты (НДСтан башка) кире кайтарыла, сатып алынган терлеккә, терлекчелек биналарын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, ферма яны территорияләрен төзекләндерүгә һәм керү урыннарын ясауга чыгымнар компенсацияләнә.
"2012-2014 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы федераль бюджеттан өлешчә финанслауны (1750 мең сумга кадәр грант биреп) билгели. Бу программа буенча эш башлаучы фермер хуҗалыгын оештыруга һәм үстерүгә, республика территориясендәге авыл җирләрендә көнкүрешне яхшыртуга субсидия алырга мөмкин.
- Рәмзия Хөснулловна, сезнең фикерегезчә, кече эшмәкәрлекне үстерүгә нәрсә комачаулый?
- Моңа икътисадый һәм социаль проблемалар тоткарлык ясый. Шулай ук шәхеснең белеме җитмәү, менталитеты, пассивлыгы, кешелек сыйфатларына кагылышлы, аларга бәйле булмаган факторлар да бар. Һәр бизнес гаделлеккә, намуслылыкка, җаваплылыкка, бурыч хисенә һәм, иң мөһиме, үз эшеңне яратуга нигезләнергә тиеш. Шулай булмаса, бизнес белән шөгыльләнү теләсә нинди юл белән акча эшләүгә кайтып кала.
Безнең район өчен гамәлдәге җитештерүләрне үстерү һәм яңаларын булдыру - иң актуаль проблемаларның берсе. Эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендәге сәясәтнең максаты - менделеевлыларның яшәеш дәрәҗәсен күтәрү, икътисадый актив сыйныфны формалаштыру, район бюджеты керемендә кече бизнесның өлешен арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары актуаль ђћгђмђ