Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече ватаныннан көч алып

Ольга Смолькова Кагыйдә буларак, район предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннар, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре турында еш язабыз. Ә менә журналистлар бик сирәк. Коллегалар турында язмыйбыз, алар үзләре дә моңа омтылмыйлар. "Заводская трибуна" газетасы редакторы Светлана Романованың түгәрәк датасы турында безгә туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Соловьев хәбәр итте....

Ольга Смолькова
Кагыйдә буларак, район предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннар, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре турында еш язабыз.
Ә менә журналистлар бик сирәк. Коллегалар турында язмыйбыз, алар үзләре дә моңа омтылмыйлар. "Заводская трибуна" газетасы редакторы Светлана Романованың түгәрәк датасы турында безгә туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Соловьев хәбәр итте.
Светлана Юрьевна белән гаилә һәм һөнәри чыганаклар, язмышның хәлиткеч мизгелләре турында әңгәмә кордык.
Безнең һәркайсыбкызның күңел ватаны дип саный торган урыны бар. Светлана өчен - әби-бабалары, әти-әниләре һәм ул үзе туган Кама Тамагы районының Красновидово авылы. Кайчандыр Иделнең текә ярында урнашкан, чәчәккә күмелеп утырган бу авылның матурлыгына императрица Екатерина II сокланган. Аның "Нинди матур күренеш!" дигән сүзләреннән соң авылга да шундый исем бирелә.
- Кайчандыр биредәге купец кибетендә Максим Горький эшләгән. Нәкъ менә шунда ул азарт белән йодрык сугышында катнашкан һәм бу турыда үзенең әсәрләрендә тасвирлап язган, - ди Светлана Юрьевна.
Әмма аның өчен кече ватаны тарихи һәм табигый билгеләре буенча гына якын түгел. Рухи һәм физик көч чыганагы буларак ваемсыз балачагы һәм туган нигезе турында хатирәләре магнит кебек тарта, елга бер мәртәбә булса да кайтып киң сулы Иделгә чумарга һәм уңай эмоцияләр алырга этәрә.
Светлана мәктәп елларын Алабугада үткәрә. Укытучылары алтын медаль иясенә педагогик институтка керергә тәкъдим итәләр. Белеме буенча укытучы, ул вакытта журналист буларак танылган "Яңа Кама" газетасы редакциясендә эшләүче әнисе Галина Вадимовна да шундый ук фикердә була. Әмма Светлана үзе сайлый: бердәнбер имтиханны "5"легә тапшырып, Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты була.
Менделеевск районы төзелгән чорда С.Романова читтән торып укуга күчә һәм әле генә оешкан "Октябрь байрагы" район газетасына авыл хуҗалыгы бүлеге корреспонденты сыйфатында эшкә керә. 1987 елның сентябреннән 19 яшьлек Светланага күптиражлы химзавод газетасын җитәкләүне тәкъдим итәләр. Эшкә иртәнге 6 сәгатьтәге маршрут автобусы белән килә. Иске предприятие тарихын, җитештерү процессы үзенчәлекләрен кызыксынып өйрәнә, легендар шәхесләр белән таныша. "Мәктәптә укыганда химия фәнен яратмадым, - дип билгеләп үтә редактор, - ә язмыш химия белән бәйләде һәм мин аңа рәхмәтле. Хәтта курс һәм диплом эшләрен дә Карпов исемендәге химия заводының бай тарихына нигезләнеп яздым".
Алабугада нәшер ителә торган "Заводская трибуна" газетасының ул вакытта тиражы 5500 данә белән исәпләнә. Төрле елларда Светлана белән бергә Виктор Соловьев, Владимир Аничкин, Людмила Седунова эшлиләр. Шушы 26 ел дәвамында күп нәрсә үзгәрә. Хәзер С.Романова берүзе редактор, журналист, фотокорреспондент, корректор, текстны компьютерда җыючы һәм аны газета битләренә урнаштыручы да. Шуның өстенә, цех комитеты, йорт комитеты рәисе. Күп еллар элек булган кебек, "Заводская трибуна" хәзер дә предприятиенең уңышлары, тарихи мизгелләре, яхшы хезмәткәрләр һәм ветераннар, коллективның бай иҗтимагый тормышы турында яза.
Эштән бушаган вакытларын Светлана туганнарына, яраткан такса токымлы эте Эндига багышлый, мавыгып бакчада эшли, гаилә бергә җыелгач, рус халык җырларын җырларга ярата.
С.Романова һәм заводлылар өчен агымдагы ел предприятиенең юбилее елы буларак истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгалар күптиражлы газета битләрендә урын алыр. Ә киләсе елга "Заводская трибуна" газетасына 85 ел тула.
Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, Менделееевск