Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кечкенә авылның алты батыры

    Татар Кокшаны авылында гомер кичерүче Әхмәтҗанга күрше авылның иң чибәр, уңган кызы Зифа гомерлек яр булып килә. Тату гаиләдә бер-бер артлы сигез бала туа. Тормыш көйле генә барганда, Әхмәтҗан фаҗигале төстә вафат була. Дөнья мәшәкатьләре Зифага өелеп кала. Өстәвенә, ярдәмчем, киңәшчем булыр дип үстергән кызы да үлеп китә. Җиде улы...

    Татар Кокшаны авылында гомер кичерүче Әхмәтҗанга күрше авылның иң чибәр, уңган кызы Зифа гомерлек яр булып килә.
    Тату гаиләдә бер-бер артлы сигез бала туа. Тормыш көйле генә барганда, Әхмәтҗан фаҗигале төстә вафат була. Дөнья мәшәкатьләре Зифага өелеп кала. Өстәвенә, ярдәмчем, киңәшчем булыр дип үстергән кызы да үлеп китә. Җиде улы бик иртә тормыш арбасына җигелә. Яшьләре җиткәч, гаилә коралар.
    Барысын да 1941 елның 22 июне үзгәртә. Зифа апа өрлек кебек алты улын фронтка озата.
    Ахунҗан
    Ул Әхмәтҗановларның 1907 елда туган өлкән улы. Солдат 1941 елның 29 сентябрендә яралана, 1942 елның гыйнварына кадәр госпитальләрдә дәвалана. Ахунҗанны өенә кайтаралар, ләкин ул тагын үзе теләп фронтка китә. Ахунҗан 1942 елның 7 ноябрендә Тверь өлкәсенең Көнбатыш Двина районында барган сугышларда һәлак була. Дуброво авылы янында туганнар каберлегендә күмелгән.
    Хәзерге вакытта хезмәт ветераны Наил Гайнетдинов сугышта катнашкан авылдашлары турында документлар, материаллар туплый. Әлеге язманың дөнья күрүендә дә Наил абыйның өлеше зур, аңа чын күңелебездән рәхмәт белдерәбез.
    "Хәтер" китабы редакциясеннән алынган документка караганда, Әхмәтҗанов Ахунҗанның исеме китапның өстәмә 27 нче томына кертелергә тиеш. Хәзерге көндә Ахунҗанның дүрт кызы исән, алар инде өлкән яшьтә, икесе Татарстанда, икесе Пермьдә гомер кичерәләр.
    Мөбарәкҗан
    Ул 1909 елда туа. Шулай ук илебез иминлеген яклый.
    1942 елның 9 ноябрендә Татар Кокшаны авылына Әхмәтҗановлар гаиләсенә килгән похоронкадан: "Кызылармияче Әхмәтҗанов Мөбарәк Ватан өчен сугышта хәрби антына тугры калды, геройларча һәлак булды".
    Зифа апа Ахунҗанның да, Мөбарәкҗанның да похоронкаларын бер көнне ала... Шунда ана аңсызланып бусагага егыла. Һушына килгәндә, өй эче төтенгә тулган, казанында пешкән боткасы кара күмергә әйләнгән.
    Бу урында гади авыл егете хезмәт иткән 92 нче укчы дивизиянең 317 нче укчы полкы солдатларының батырлыгы турында бераз тәфсилләбрәк язарга кирәктер.
    "Ватаным Татарстан" газетасының 51 нче санында чыккан (29 март, авторы Нурулла Гаптуллин) "Хәбәрсез югалган 63 ватандашыбызның кабере табылды" материалы ул еллар вакыйгаларын тасвирларга мөмкинлек бирә.
    92 нче укчы дивизиянең язмышы бик гыйбрәтле. Бу дивизия 1936 елның 16 апрелендә Кызыл байраклы аерым Ерак Көнчыгыш армиясе составында оеша. Япон милитаристларына каршы тору бурычы йөкләнә. Владивосток шәһәренең көньяк-көнчыгыш диңгез чикләрен саклый.
    1941 елның октябрендә 92 нче укчы дивизия илнең бер башыннан икенче башына кадәр - Владивостоктан Волховкага кадәр араны үтеп, Тальцы, Хотцы, Неболчи тирәләрендә немец гаскәрләренә каршы сугыша башлый. Волхов фронтының 2 нче удар армиясе составында булганда, камалышта калган удар армияне чолганыштан чыгару бурычы йөкләтелә. Батырларча сугышып, дивизия бөтен көчен сарыф итә. Камалыштан дивизиянең ике меңгә якын сугышчысы гына чыга ала. Арифино авылыннан көнбатышта, Волхов елгасының уң як ярындагы урман тирәсендә җыелган сугышчыларның яртысыннан күбрәге яралы, хәлсез, йончыккан була. Шулай итеп 92 нче дивизия таркала.
    Әхмәтҗанов Мөбарәкҗан Ленинград өлкәсенең Парголово районында Каменка авылындагы туганнар каберлегенә күмелгән. Аның улы Хәкимулла белән элемтәгә керергә тырышуыбыз тиешле нәтиҗә бирмәде. Наил Гайнетдинов сүзләренчә, ул Пермь өлкәсенең Березняки шәһәрендә яши, авыру улын тәрбияли.
    Хәбәрсез югалган батырлар
    Кызганычка каршы, Әхмәтҗановларның Рәхимҗан (1911) исемле уллары турында Хәтер китабында мәгълүмат юк. Сугыш тәмамланып озак еллар үткәннән соң гына Рәхимҗанның Польшада әсирлектә үлгәне билгеле була. Бу турыда "Мемориал" сайтында мәгълүмат бар. Шул ук сайттан Мөхәмәтханның (1915) һәм Илдарханның (1916) хәбәрсез югалулары турында белеп була.
    ...1945 елның 9 мае. Татар Кокшаны авылына да күптән көтелгән Җиңү хәбәре килә. Бар халык шау-гөр килә, шатлана, елаша. Тегермәннән кайтучы Зифа апа да Җиңү хәбәрен ишетә.
    - Я, Ходаем, - дип елап җибәрә ана, - алты улымны җир куенына иңдереп килдең бит син, Җиңү...
    Ә тагын берничә көннән Илдарханның 1945 елның 9 маенда Берлинда танкта янып үлгәнлеге турында хәбәр ала...
    Үлеп терелгән Сәетхан
    Сәетхан Әхмәтҗанов 1921 елда туган. Сугышка район хәрби комиссариатыннан алына. "Мемориал" сайтында ул да хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Ләкин, ананың бәхетенә, бу улы 1947 елда туган якларына кайта. Ул II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", "Сугыштагы фидакарьлек өчен" медальләре белән бүләкләнә. Озак вакытлар колхозда эшли, аннан Пермьгә китә. Бу шәһәрдә Сәетханның хатыны һәм ике кызы яши.
    Ә Фәезҗанын, бик теләсә дә, яше җитмәү сәбәпле сугышка алмыйлар. Ул төп йортта яши, укытучы була.
    Сугыштан соң Зифа әби көн саен басу капкасына килә. Күзләрен офыкка төбәп, улларым кайтыр дип көтә ул...
    Хәтер исәннәргә кирәк
    Язмамда гади татар гаиләсе язмышы гына тасвирлана. Улларын, ирләрен, сөеклеләрен югалткан гаиләләр йөзләгән, меңләгән бит. Зифа апа кебекләр гомерләре буе кадерлеләрен шушы басу капкасыннан кайтыр дип көттеләр. Вакытыннан алда агарган чәчләрен ак яулыклары астына яшерделәр, сугыш михнәтләреннән, югалтулар ачысыннан җыерчыкланган йөзләреннән тәгәрәгән күз яшьләрен кешегә күрсәтмәделәр. Батыр аналар, хатыннар авырлыкларны ил белән күтәрделәр, тылда да, сугыштан соң да сынатмадылар.
    Яудан кайткан ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәткәндә, бу апалар, сеңелләр, әниләр һәм хатыннар ничектер читтәрәк калдылар...
    Зифа әби үләре алдыннан васыять әйтеп калдырган: "Сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, авылда аларга берәр билге куелсын иде". Андый истәлек билгесе Кокшанда 1965 елда барлыкка килә. Соңрак һәйкәл үзәк усадьба булган Монашта ачыла. Ләкин фамилия-исемнәре хаталар белән язылган.
    ...Ахунҗан, Мөбарәкҗан кебек туганнар каберлегенә күмелгәннәргә билгесез кешеләр чәчәкләр саладыр. Әхмәтҗановлар нәселен дәвам итүчеләр дә батыр туганнарына чәчәкләр китерерләр иде, ләкин алар истәлек тактасында Әхмәтхановлар дип язылган...
    Ә хәтер исәннәргә кирәк...
    Рәхилә Мирзаянова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: