Күңел диңгезгә тарта
1082
0
0
26 июльдә Хәрби Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә хәрби моряклар, флот ветераннарын, үзенең язмышын илебезнең диңгез киңлекләрендә хезмәт итү белән бәйләгән кешеләрне тәбриклиләр. Менделеевлылар үзләренең флотта хезмәт итүләре турында сөйлиләр. Константин Мокшин: - Мин Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә хезмәт иттем. 26 ноябрьдә өйгә кайтканга 5 ел була. Командирның...
26 июльдә Хәрби Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә хәрби моряклар, флот ветераннарын, үзенең язмышын илебезнең диңгез киңлекләрендә хезмәт итү белән бәйләгән кешеләрне тәбриклиләр. Менделеевлылар үзләренең флотта хезмәт итүләре турында сөйлиләр.

- Мин Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә хезмәт иттем. 26 ноябрьдә өйгә кайтканга 5 ел була. Командирның рация буенча: "Корабль хәрби походка әзерлән" дигәнен еш искә алам, минем тәнем чымырдап куя. Диңгезгә беренче чыгу дулкынландырды. Минем часть төп двигатель янында булды, аны кабызганнан соң, ниндидер курку басты, әмма бераздан шулай булырга тиешлекне аңладык. Бу хисләрне сүз белән әйтеп биреп булмый, кем хезмәт итмәгән, шул аңламый. Армия егетләрдән чын ир кеше ясый. Хәзер мин үз-үземә ышанам, җаваплы карарлар кабул итәргә сәләтле. Һәр егет армия хезмәте үтәргә тиеш дип саныйм.
Марат Гришин:

- Армиягә аңлы рәвештә киттем һәм хәрби диңгез флотына эләгергә теләдем. Североморскида хезмәт иттем, 2013 елның июлендә кайттым. Экипаж белән "Пётр Великий" авыр атом ракетасы крейсерында беренче мәртәбә Баренц диңгезенә чыгу истә калган. Ягулык тапшыру вакытында шторм кисәтүен игълан иттеләр. Бу мизгелдә башка тормыш башланды... Армиядән соң мин Россия флоты өчен горурлык кичерә башладым. Россия президенты Владимир Путинның корабль экипажына Нахимов ордены тапшыру өчен визиты мөһим вакыйга булды. Мин какшамас диңгезчеләр туганлыгын, тәэсирләндерүче өйрәнү, хәрби әзерлек мизгелләрен күрдем, һәм - Ватан сакчысы булуның нинди җаваплы миссия икәнлеген аңладым.
Владислав Гагарин:
- Минем Севастопольдәге диңгез пехотасының аерым бригадасына эләгүемә бер ел һәм бер ай үтте. Үземнең Кара диңгез флоты командасы составында булуымны белгәч - уңай хисләр генә кичердем. Бу вакыт эчендә хәрби һөнәргә өйрәндем. Урта диңгез киңлекләрендә йөздем. Босфор, Дарданелла бугазларын уздым. Сириянең Тартус портында булдык. Хәрби диңгез флоты көне минем өчен - ул барлык су асты һәм су өсте моряклары, шулай ук диңгез пехотачыларын берләштерүче бәйрәм. Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән һәркем горурлана һәм телняшкасын ышаныч белән киеп йөри ала.
Азат Тимергалиев:

- Мин герой-шәһәр Севастопольдә Кара диңгез флотында диңгез пехотасының почётлы каравыл ротасында хезмәт итәм. Армиягә китүемә бер дә үкенмим.
Үз дәүләтеңне, ватаныңны, димәк гаиләңне, якыннарыңны һәм дусларыңны саклау - ул зур горурлык. Армия гомер буена истә калып сөйләрлек, онытылмас мизгелләр бүләк итә: Ватаныңа тугрылык хөрмәтенә ант кабул итү. Биредә Азат Тимергалиев юк, монда матрос Тимергалиев һәм аның хәрби иптәшләре, аларда мин беркайчан икеләнмим. Хәрби диңгез флоты көнен түземсезлек белән көтәбез. Севастопольдә - бу үзенчәлекле бәйрәм. Шәһәрнең һәр кешесе флот белән бәйле, һәр гаиләдә диңгезче яши. Әти-әниемә, энекәшләрем Тимур белән Булатка, Илгизәр һәм Сәлимә әбиләремә, шулай ук дусларым һәм мине ышаныч белән көтүче сөйгән кызыма ихластан зур рәхмәтләремне белдерәм. Барлык менделеевлыларга кояшлы Кырымнан сәлам юллыйм!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 апрель 2021 - 11:20Менделеевлылар һөнәри укый алалар Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт яклавы турында программа белән таныштырды.2300
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6800
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.8100
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.9200
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.8300
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.8500
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.9500
-
22 апрель 2021 - 11:21Татарстанның икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Менделеевск районында булдыларДелегация җитештерү мәйданчыкларында булды, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты һәм алар белән аралашты.2400
-
22 апрель 2021 - 11:17Гадәттән тыш хәлләрдә яңа техника ярдәмгә киләчәк«Аммоний» АҖнең 79 нчы янгыннан коткару бүлегенә техника алынды.2300
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14600
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84