Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел җылысы белән әзерләгән ризыклар

28 февральдә Бөтендөнья татар кухнясы көне билгеләп үтелде. Аны билгеләү традициясе татар диаспорасы булган Россиянең башка регионнарында һәм чит илдә дә саклана. Менделеевлылар нинди милли ризыклар әзерләргә яраталар, кайсы җитештерүчеләрнең продукциясен кулланалар, - без шәһәрлеләрнең фикере белән кызыксындык. Гөлнара Галиәхмәтова, "Менделеевсказот" ҖЧҖ хезмәткәре: - Безнең гаиләнең яраткан ризыгы - бәлеш....

28 февральдә Бөтендөнья татар кухнясы көне билгеләп үтелде. Аны билгеләү традициясе татар диаспорасы булган Россиянең башка регионнарында һәм чит илдә дә саклана.

Менделеевлылар нинди милли ризыклар әзерләргә яраталар, кайсы җитештерүчеләрнең продукциясен кулланалар, - без шәһәрлеләрнең фикере белән кызыксындык.
Гөлнара Галиәхмәтова, "Менделеевсказот" ҖЧҖ хезмәткәре:
- Безнең гаиләнең яраткан ризыгы - бәлеш. Аның аерым рецепты юк, күңел җылысын гына кушарга кирәк. Без күптән түгел бакча алдык, киләчәктә яшелчәләр белән проблема булмас дип өметләнәм. Балаларым Катя һәм Данилның инде анда эшлиселәре килә. Итне базарда шәхси эшмәкәрләрдән алам.
Галина Гафарова, сатучы:
- Минем тормыш иптәшем кыстыбый ярата, кияүгә чыкканнан соң аны пешерергә өйрәндем. Бәрәңгене үзебез үстерәбез, калган продуктларны кибеттәм алам. Безнең сәүдә ноктасы җирле җитештерүчеләрнең күпчелеге белән хезмәттәшлек итә. Мамадышның атланмаена, Алабуга сөтенә һәм каймагына өстенлек бирәм.

Миңнеһөдә Ахунова, химия тармагы ветераны:
- Химзаводка киткәнче, балалар бакчасында пешекче булып эшләдем. Татар һәм башка милләтләр кухнясы, балалар менюы белән яхшы таныш. Шуңа күрә дә оныгым һәр көнне мәктәптән соң төшке ашка керә. Шәңгә, өчпочмак, баллы пироглар пешерергә яратам. Сыер һәм кош ите белән авылда үз хуҗалыклары белән яшәүче танышым тәэмин итә. Ә кибетләрдә бары тик Татарстанныкын гына алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Бөтендөнья татар кухнясы көне