Күңеле һаман яшь
Июнь башында хезмәт һәм тыл ветераны Галия Гариповна Исрафилова 80 яшьлек юбилеен билгели. Яраткан әни-әби якыннары өчен киңәшче, булышчы, һаман да һәркемгә кирәкле кеше булып яши белә. Олуг юбилей көнендә хуҗабикәнең фатирына дүрт баласы, 13 оныгы һәм 8 оныкчыгы һәм күп санлы туганнары җыелачак. Галия 12 балалы гаиләдә туып-үскән кыз...
Июнь башында хезмәт һәм тыл ветераны Галия Гариповна Исрафилова 80 яшьлек юбилеен билгели. Яраткан әни-әби якыннары өчен киңәшче, булышчы, һаман да һәркемгә кирәкле кеше булып яши белә.
Олуг юбилей көнендә хуҗабикәнең фатирына дүрт баласы, 13 оныгы һәм 8 оныкчыгы һәм күп санлы туганнары җыелачак. Галия 12 балалы гаиләдә туып-үскән кыз буларак, бар эшне бердәм җиң сызганып башкарып, зур өстәл артында бергә җыелганны хуплый. Тормышның ачы суын күп эчкән әтисез тәрбияләнгән бала авырлыкларны бер йодрыкта булганда гына җиңеп буласын бик иртә аңлый. Күңелендә мөгаллим булу хыялын йөрткән кызга Алабугада укытучылар әзерләү мәктәбендә бер ел гына белем алырга мөмкинлек чыга. Сугыштан соңгы михнәтле чор аны хезмәт юлына басырга этәрә. Галия торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда тырыш хезмәт куя. Тормыш иптәше дә шул ук өлкәдә. Соңрак ата-ана үрнәгендә кызлары, уллары да торак-коммуналь хуҗалыгына киләләр. Миңнегөл - участок начальнигы, Әлфия хәзер лаеклы ялда. Зөфәр белән Айрат 5 нче разрядлы слесарьлар. Галия Исрафилова 40 елдан артык халыкка уңайлыклар тудыру эшендә гел үрнәклеләр арасында була. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләре моңа дәлил. Ул үзлегеннән ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып, биш тапкыр намазын укып көн күрә. Барысын догасыннан калдырмый, якыннарына Аллаһыдан тәүфыйк, сабырлык, иман тели. Ә без үз чиратыбызда, юбилярның тормышында бәрәкәт, сәламәтлек, тынычлык юлдаш булсын иде, дибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14600
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19700
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16200
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14300
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17100
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18200
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15300
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16700
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14600
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика