Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелле Яңа ел тамашасы

13 нче "Көмеш тояк" мәктәпәчә мәгариф учреждениесенең капиталь ремонттан соң зәвык белән бизәлгән залында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 25 бала өчен Яңа ел тамашасы узды. Балалар һәм ата-аналар яшел чыршы янында оештырылган әкият геройлары катнашында сәхнәләштерелгән тамашаны әсәрләнеп карадылар. Бакча хезмәткәрләре башкаруында Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы, Үлемсез Кощей, Василиса Премудрая...

13 нче "Көмеш тояк" мәктәпәчә мәгариф учреждениесенең капиталь ремонттан соң зәвык белән бизәлгән залында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 25 бала өчен Яңа ел тамашасы узды.

Балалар һәм ата-аналар яшел чыршы янында оештырылган әкият геройлары катнашында сәхнәләштерелгән тамашаны әсәрләнеп карадылар. Бакча хезмәткәрләре башкаруында Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы, Үлемсез Кощей, Василиса Премудрая һ.б.ларның иҗади осталыклары кызлар һәм малайларны мавыктыргыч әкият дөньясына алып керде, алар балалар белән бергәләп чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, җырлы-биюле тамашага нәфис сүз осталары кушылды.

- Миңа бәйрәм бик ошады. Яңа ел программасы искиткеч, артистларның һәрберсе үз рольләрен оста башкардылар. Барысы өчен дә зур рәхмәт, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Анна Закусилова (17 яшь).

7 нче балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек Ринат Ефимов бу көнне залдагыларны сәнгатьле итеп иң күп шигырь сөйләве беләнт җәлеп итте.

- Улым "Әни кояшым минем" региональ нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулады, - ди әнисе Люда Валерьевна.

Барлык балалар һәм ата-аналар исеменнән Светлана Паровая күз яшьләре аша игелекле чара оештыручы Людмила Будник җитәкчелегендәге бакча коллективына рәхмәт белдерде һәм кул эшләнмәләре бүләк итте.

Бакча мөдире Людмила Будник әлеге бәйрәм тамашасын өченче ел рәттән үткәрелүен билгеләде.

- Бакча хезмәткәрләре һәм ата-аналар арасында оештырылган "Изгелек эшләргә ашыгыгыз" акциясе барышында җыелган керем инвалид балаларга Яңа ел бүләкләре - тәм-томнар, зиһенне камилләштерүче уен җайланмалары, курчаклар, йомшак уенчыклар алуга тотылды. Чараны урынбасар Фирдәүс Гыйльфанова оештырды, бәйрәм программасын Юлия Фирсова һәм педагог Елена Вәлишина әзерләделәр, - ди Людмила Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары 13 нче мђктђпкђчђ мђгариф учреждениесе