Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кем ул, хатын-кыз-бренд

Шәһәрнең җәмәгать туклануы биналарының берсендә Яр Чаллыдан бренд-инструктор Ксения Спиридонова белән очрашу булды.

Тренер «Менделеевскиның «Үз кешеләр» актив, яшь, энергияле әниләре берләшмәсе» темасына мастер-класс үткәрде һәм шәхси брендинг төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ксения Спиридонова белеме буенча графика дизайнеры, маркетолог, визуаль айдентика өлкәсендә белгеч. Ул брендның нәрәсдән торганын, аны дөрес итеп үстерү һәм заманга яраклаштыру турында сөйләде. Һәркем өчен, белгечме ул, эре компания җитәкчесеме, бренд уңышка ирешүнең төп нигезе булып тора.

Кеше-бренд беренче чиратта ихлас, үзенә ышанган булырга һәм эмоциональ интеллектын контрольдә тота белергә тиеш. Спикер әйтүенчә, әлеге сыйфатлар максатчан аудиторияне аңларга, кешеләр белән аралашырга һәм эшлекле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.

Хатын-кыз-бренд өчен креатив фикер йөртү, җиңеллек, тормышка иҗади якын килү һәм әйлән-тирәне иркен тоя белү кебек сыйфатлар хас. Ул үз имиджы һәм стилен күзәтә, ә болар, үз чиратында, аның эчке дөньясын ачарга ярдәм итә.

Ксения әйтүенчә, шәхси брендны теләсә нинди яшьтә дә төзергә кирәк, халыкның күз алдында булучы кешеләргә генә түгел, эшмәкәрләргә, ялланып эшләүчеләргә дә. Үз репутацияң өстендә эшләү һәрвакыт мөһим.

Очрашуда спикер үзе һәм мавыгулары турында сөйләде. Ул спорт, бию белән шөгыльләнә, атнага берничә тапкыр фитнес-клубка бара, рәсем ясый һәм арт-медитация техникасын өйрәнә. Һәрдаим үсештә, көнгә ярты гына сәгать булса да китаплар укый.

Бүген, тренер фикеренчә, җитәкчеләргә үзләрен презентацияләү җитми, үзең һәм эшең турында грамоталы итеп белдерергә, үзменеджмент техникасына ия булырга кирәк.

– Сезгә һәрдаим үсештә булырга. Яңалыкка омтылырга тәкъдим итәм. Шул вакытта гына уңыш елмаер һәм уңай нәтиҗәләр үзен көттермәс, – диде ул чыгышын йомгаклап.

Мастер-класста катнашучылар спикерга очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, истәлекле бүләкләр алыштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

*Реклама хокукында

Анастасия Васильева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев