Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемгә бәйрәмнәр, ә кемгә эш

2012 ел да тарихта калды, Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды, гадәти эш көннәре башланды. Уңайлылык өчен Экстерн службалар хезмәткәрләре өчен бәйрәм көннәре ничек булды, кемнәр Яңа елны эш урыннарында каршылады - безнең корреспондентлар шуларны ачыклады. - Иң мөһиме - җылылык трассаларында һәм суүткәргечләрдә аварияләрне булдырмау. Тискәре очракта кимчелекләрне тиз арада...

2012 ел да тарихта калды, Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды, гадәти эш көннәре башланды.
Уңайлылык өчен
Экстерн службалар хезмәткәрләре өчен бәйрәм көннәре ничек булды, кемнәр Яңа елны эш урыннарында каршылады - безнең корреспондентлар шуларны ачыклады.
- Иң мөһиме - җылылык трассаларында һәм суүткәргечләрдә аварияләрне булдырмау. Тискәре очракта кимчелекләрне тиз арада юк итү, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов.
Территорияләрне кар көртләреннән чистарту да төп бурыч булып кала.
- Бәйрәм көннәрендә шәһәр читенә мең тоннадан артык кар чыгарылды. Оператив эш итү өчен безнең предриятиедән дә, килешү буенча шәхси техника да җәлеп ителде.
Әгәр үзәк юлларга парковкаланган машиналар да комачауламаса, хезмәткәрләр кар көртләрен тизрәк җиңәр иде. Без шоферларга зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез - транспорт средстволарын юлда калдырмагыз, - дип сөйли «Комфорт успех+» ҖЧҖ директоры Әзһәр Мөнәвирович Каюмов. - 7 гыйнварда кар чистартуга тугыз берәмлек техника чыкты: грейдерлар, фронталь төягечләр, МТЗ-82, КамАЗлар.
Фомин һәм Октябрьская урамнарында кар төяүдә Рамил Галиев, Владимир Тимонин, Дмитрий Бакаев удар хезмәт куйдылар. Динар Шәйхетдинов, Альфред Абделганиев, Николай Уткин идарә иткән йөк машиналары сугышчан әзерлектә торды. 14.00 сәгатькә алар 150 тонна кар чыгардылар.
- Без иптәшем белән инде 10ышар машина чыгардык, - диләр камазчылар.
Ир-атларга ярдәмгә хатын-кызлар да килде. Дөрес, аларның төп эш коралы техника түгел, көрәкләр.
- Без шәһәрлеләр үзләрен уңайлы сизсеннәр, чиста юллардан һәм тротуарлардан йөри алсыннар өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, - диләр шәһәр торак-коммуналь службасы хезмәткәрләре Галина Митрофанова һәм Галина Конакова.
«Комфорт-успех+» ҖЧҖ эшчеләре башка көннәрдә дә шундый ук режимда хезмәт куйдылар.
Сәламәтлек сагында
- 31 декабрьдә ашыгыч медицина ярдәменең ике бригадасы кизү торды, - дип хәбәр итте безгә өлкән фельдшер Илсөяр Артамонова.
- Шулар исәбендә фельдшер Дмитрий Гоголев, диспетчер Александр Сидоров, шоферлар Сергей Курков, Юрий Сидоров.
Сәгать 12 гә кадәр медиклар 26 чакыруга чыктылар, 12дән соң - 40. Менделеевлылар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән сәбәпләр: югары кан басымы, йөрәк авырулары, кискен респиратор авырулар. Урамда егылып имгәнү очрагы да булды.
Исереп урамда мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучылар да игътибарсыз калмады. Алар өчен Яңа ел соңгысы булмасын өчен, кабул итү бүлегенә алып килдек.
Сәгать уникенче киткәч, Яңа ел якынлашкан мизгелләрдә Дмитрий Гоголев бригадасы чакыру кабул итте һәм йөкле хатынны Чаллыга алып китте.
- Шулай итеп Яңа елны юлда каршыладык, - ди Дмитрий.
1 гыйнварда Менделеевскидан тагын өч хатын бала тудыру йортына керде. Газетаның дөнья күрү вакытына яшь әниләр нәниләре белән инде өйдәдер.
- Иң мөһиме - Яңа елның кизү торуы криминаль вакыйгалардан башка узды, - дип билгели Илсөяр Артамонова. - Һәм бу факт безне куандыра.
Үзәк больницаның хирургия бүлегендә 31еннән беренә каршы төндә травматолог Александр Михайлович Тасмаев кизү торды. Дежурлык штат режимында узды, бәхеткә, бу көнне беркемгә дә операция ярдәме таләп ителмәде.
Хирургларның эше сезонлы үзенчәлекләргә ия.
- Кыш көне авырулар өшеп, бозлавык сәбәпле җәрәхәтләр алып керә, - дип сөйли безгә табиб Сергей Валерьянович Чупин. - Алкоголь дә төрле җәрәхәтләргә китерә. Ә менә 7-8 гыйнварлардан соң панкреатитка зарланган авырулар күбәя.
Моңа аңлатма - күп итеп ашау, эчемлекләрнең төрлелеге...
Барысын да эшләделәр
АДС диспетчерлыгында 2-41-01 телефонында Яңа ел төнендә Галина Данилова кизү торды.
- Миңа мондый "бәхет" беренче тапкыр гына елмаймый, - ди Галина Александровна. - Узган ел коллегам Мария Александровна Шәймөхәмәтова эшләгән иде.
Бу көнне слесарьлар бригадасы белән участок мастеры Рөстәм Минһаҗев та кизү торды.
Авария очраклары теркәлде - Чоловский урамының 14 нче йортында кайнар су торбасы шартлады, Химиклар урамының 2 нче йортында бер подъездда ут сүнде. Дежур бригада бу проблемаларны хәл итү һәм кешеләргә Яңа елны яхшы кәеф һәм барлык коммуналь уңайлыклар белән каршылау өчен барысын да эшләде.
- Әлбәттә, халык дулкынланды - өстәлләр әзер, кунаклар чакырылган, - ди Г.Данилова, - ләкин хәлне аңладылар, шуның өчен без менделеевлыларга рәхмәтле.
- Галина Александровна, Яңа ел өчен бер генә бокал булса да шампан шәрабы эчтегезме соң?
- Сез нәрсә, безгә эштә ярамый.
Корбаннар булмады
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә гадәти ритмнан тайпылмыйча эшләделәр.
Гыйнварның беренче атнасында район юлларында автомобильләргә механик зыян килгән 15 юл-транспорт һәлакәте булды. Бәхеткә, үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Авария сәбәпләре рейтингында лидерлар ачыкланды - исемлекне исерек килеш руль артына утырган шоферлар җитәкли. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев билгеләгәнчә, шул сәбәпле сигез юл-транспорт һәлакәте булган. Исерек шоферларга материаллар судка җибәрелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 76 административ беркетмә төзелгән.
- 31 декабрьгә килгәндә, бәйрәмнәрдә ул иң аварияле көн булып билгеләнде - 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, - дип ассызыклады Тәлгат Галиәхмәтович.
Яңа ел төне искәрмә түгел
01 номеры коткару службасының бердәм телефонына әверелгәч, МЧС диспетчерларының эше чамадан тыш күп. Яңа ел төне дә искәрмә булмады.
31 декабрьдә менделеевлыларның хәвефле шалтыратуларын диспетчерлар Әнисә Назарова һәм Наталья Скоробогатова кабул итте.
- Гадәти көннәр яки бәйрәмнәр булуына карамастан, мин эшкә һәрвакыт зур канәгатьлек һәм күтәренке кәеф белән барам, - ди Әнисә Назарова. - Безнең эш җаваплы һәм кызыклы, коллектив искиткеч. Яңа ел төнендәге кизү гадәттән тыш хәлләрсез һәм ялган чакыруларсыз узды.
- Яңа ел каникулларында янгыннар саны гадәти көннәргә караганда ике тапкырдан күбрәккә арта. Безнең районны Ходай саклады. Бу көннәрдә, 1 гыйнварда кыска ялганыштан автомобильгә ут кабуны исәпләмәгәндә, бер генә җитди бәла-каза да булмады. Ут белән көрәшүчеләр ике тапкыр ялган чакыру буенча чыктылар, - дип хәлгә комментарий бирде 86 нчы янгыннан сак часте начальнигы Александр Балясов. - Кешеләр күпләп җыелган учреждениеләрдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү нәтиҗәсендә күңелсезлекләр булмады. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен юридик, вазифаи һәм физик затларның җаваплылыгын арттыручы янгынга каршы аерым режим да уңай роль уйнады.
Гадәти режимда
Ниһаять, кышкы каникуллар тәмамланды. Бөтен халык Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен билгеләгәндә, эчке эшләр бүлегенең шәхси составы гадәти режимда служба алып барды.
Профилактик чаралар нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр булмады. Штабның өлкән инспекторы Ирек Сафиуллин сөйләвенчә, гыйнварның беренче атнасында кизү тору бүлегенә җинаятьләр турында җиде хәбәр алынды. Талау һәм машинага зыян салу очраклары ачыкланмады. Яңа ел төнендә исерек гаугада импульсив ханым шешәдәшен кыйнаган.
- Шәхси состав төп бурычны - куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүне үтәде. Оператив хәлдә кискен үзгәрешләр булмады, ул тотрыклы калды, - дип ассызыклады эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рәшид Мадъяров.
Акциягә йомгак ясалды
18 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр узган "Полиция Кыш бабае" республика акциясенә йомгак ясалды.
ТР буенча ЭЭМ акциясенә полиция хезмәткәрләреннән тыш балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, яшьләр эшләре бүлеге, Социаль яклау идарәсе вәкилләре - барлыгы уналты кеше җәлеп ителде. Халык белән эшләү буенча инспектор Резедә Шәйхетдинова хәбәр итүенчә, полицейскийлар арасында Яңа ел бүләкләре, уенчыклар, киемнәр, китаплар җыю оештырылды. Хезмәткәрләрнең берсе дә бу изге эштән читтә калмады.
Әкият геройлары булып киенгән участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар комиссиясе инспекторлары уңышсыз, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдән 48 балага бүләкләр өләштеләр. Имин булмаган гаиләләрдә ата-аналар һәм хокук бозучы үсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Биш кеше профисәпкә алынды. 90 балага - матди (татлы җыелмалар, киемнәр, уенчыклар), 4 сенә социаль ярдәм күрсәтелде. Ике баланың ялы оештырылды, берсе эшкә урнаштырылды. Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылганда кичекмәстән аларны бетерү өчен чаралар күрелде.
Л.кривилева, О.Смолькова, Р.Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр