Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кеше күп, кассир берәү генә

    Сәүдә хезмәткәрләренең игътибарын аларның кичке сәгатьләрдә эшләвенә юнәлтәсе килә. Мин, күпчелек хатын-кызлар кебек, эш көненнән соң кибетләргә азык-төлек алырга керәм. Кагыйдә буларак, сәгать кичке алтынчыда супермаркетларда халык күп җыела, бу аңлашыла да - барысы да эштән кайта. Ләкин нәкъ шул вакытта кассада бер генә кассир утыра. Чират хасил була, халык...

    Сәүдә хезмәткәрләренең игътибарын аларның кичке сәгатьләрдә эшләвенә юнәлтәсе килә.
    Мин, күпчелек хатын-кызлар кебек, эш көненнән соң кибетләргә азык-төлек алырга керәм. Кагыйдә буларак, сәгать кичке алтынчыда супермаркетларда халык күп җыела, бу аңлашыла да - барысы да эштән кайта. Ләкин нәкъ шул вакытта кассада бер генә кассир утыра. Чират хасил була, халык канәгатьсезлек белдерә, ниһаять, ярдәмче бүлмәдән икенче кассир чыга. Мин аңлыйм: кызлар чәй эчмиләр, эш белән мәшгульдер. Әмма сәгать биштән соң графикларын җайга салсыннар иде.
    Нина Корманова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: