Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Кешенең дусты

Моннан 10-14 мең ел элек эт иң беренче йорт хайванына әйләнә. Галимнәр фикеренчә, эт бүреләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар, кыргый хайван кешенең иң яхшы һәм тугрылыклы дустына әйләнә. Этләр безнең гадәтләребезне җентекләп өйрәнергә, кәефебезне сизәргә, хәлебезне уртаклашырга, яратуларын һәм тугрылыкларын белдерергә сәләтле булулары өчен бу атамага лаек. Этнең кеше...

Моннан 10-14 мең ел элек эт иң беренче йорт хайванына әйләнә.
Галимнәр фикеренчә, эт бүреләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар, кыргый хайван кешенең иң яхшы һәм тугрылыклы дустына әйләнә. Этләр безнең гадәтләребезне җентекләп өйрәнергә, кәефебезне сизәргә, хәлебезне уртаклашырга, яратуларын һәм тугрылыкларын белдерергә сәләтле булулары өчен бу атамага лаек. Этнең кеше натурасын аңлавы - гаҗәеп күренеш, чөнки безнең биологик төрләребез башка һәм аралашу телебез дә аерыла.
Америка галиме Грегори Бернс озак еллар дәвамында этнең баш миенең эшләү механизмын өйрәнә. Ул эт һәм кешенең баш миләренең искитәрлек охшаш булуын, ярату һәм ашау кебек шатлык китерүче вакыйгаларны да алдан сизеп ләззәтләнү бирүен билгеләп үтә.
Галимнәр фикеренчә, этләр ярату һәм тугрылык хисләрен яшь бала кебек кичерә. Шуның өчен АКШта этләргә дә кеше хокукларын бирергә ниятлиләр. Этнең гомерен вакытсыз өзү хокукый яктан кеше үтерүгә тиңләшергә мөмкин.
Хуҗасыз этләр һәр эре торак пунктта, шул исәптән Менделеевскида да бар. Кешеләрнең аларга карата мөнәсәбәте төрле. Берәүләр аларга аз игътибар бирә, икенчеләре "йортсыз һәм ач этләрне" кызгана, өченчеләре курка һәм аларны күрә алмый, юк итүне сорыйлар. Иң куркынычы шул, безнең шәһәрдә бу проблема хәл ителми. Россиядә хайваннар тормышын һәм яшәешен яклый торган закон кабул ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев