Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Халык контроле» системасында иң актив категорияләр аталды

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

Территорияне ямьләндерү, юллар иң актив категорияләр булган. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтте.

Территорияне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру популяр ачык категорияләр санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ябык категорияләрдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар өстенлек итә.

«39 меңгә якын хәбәр һәм аларга 27 мең комментарий теркәлде. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен 79 мең тапкыр хуплаган», — диде министр урынбасары Радик Гыйсмәтов.

«Халык контроле» системасына көн саен 2902 лап мөрәҗәгать килә. Дөрес итеп җибәрелмәгән өчен, аларның якынча 36 процентын модераторлар кире җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кулланучыга җибәрә.

Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын хатын-кызлар юллавы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X