Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык күзлегеннән заманча ишегалды

“Безнең ишегалды” партия проекты кысаларында чираттагы очрашу Фомин урамының 24 нче йортында яшәүчеләр белән булды. Менделевлылар территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр.

Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны район башлыгы Валерий Чершинцевка һәм шәһәр службалары җитәкчеләренә бирә алдылар. Валерий Сергеевич проектның асылын аңлатты – йортта яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып ишегалдын төзекләндерү. Шулай итеп киләсе елга территория ябык беседка, эскәмияләр, иң кечкенәләр өчен уен элементлары, чүп урналары, өстәмә яктырту белән тулыланачак. Йорттагылар ишегалдында миләшләр һәм албакчаларда чәчәкләр утырту инициативасы белән чыктылар.

– Ремонттан соң албакчаларда төзелеш чүп-чары калды, – диделәр алар. – Бу җирне казырга комачаулый, чәчәкләр начар үсә яки бөтенләй алынып китә алмыйлар.

В.Чершинцев тиешле службалар вәкилләренә көздән чүп-чарны алу һәм уңдырышлы туфрак китерүне йөкләде. Биредә яшәүчеләр теләген искә алып албакчаларга эстетик койма тотылачак.

– Ишегалдыгызның матурлыгы өчен кайгыртуыгыз мактауга лаек, – дип аңлатма бирде Валерий Сергеевич, – кергәндә үк күзгә ташланганы – чәчәкләрнең күплеге. Шул ук рухта дәвам итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев