Халык җәүһәрләре
Бәзәкә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучысы Гөлнур Нуретдинова үз дәресләрендә балаларга базалы белем биреп кенә калмый, татар теленең матурлыгын, халыкның күркәм гореф-гадәтләрен бәяләргә дә өйрәтә.
Егерме ел эшләү дәверендә педагог урта звено остазларының кулына грамоталы укый, яза, саный белү белән беррәттән төрле эшләнмәләр дә ясый белүче дистәләгән шәкертләрен тапшырган.
– Эштә барлык ташландык материаллар – иске газеталар, пластик шешәләр, полиэтилен һәм башкалар файдаланыла, – дип сөйли ул, – без дәресләрдә бәйләргә, картиналар ясарга, сәйлән, алмаз мозаикасы белән эшләргә өйрәнәбез. Үзлекләреннән газетадан кош ясаган яки кәрзин үргән балаларның шат йөзләрен күрү зур бәхет. Эшләнмәләр белән төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашабыз.
Балаларны нәрсәгәдер өйрәтер өчен бу эшнең нечкәлекләрен үзеңә белү шарт, – дип исәпли Гөлнур Рәисовна. – Минем картиналар һәм чигү өлгеләре «Хәят» бәйгесендә жюри тарафыннан югары бәяләнде. Өебезнең алгы бүлмәсендә гипстан панно ясау зур тырышлык таләп итте. Аның каравы, нәтиҗәсе мин көткәннән дә зуррак булды. Теге яки бу эшләрнең эскизларын үзем уйлап табам. Хәзер бакча дизайны өстендә эшлим. Узган сезонда аны өлешчә бизәргә өлгердем: Альп таучыклары, кечкенә фонтаннар ясадым. Озакламый бакчада пластик һәм резина кошлар, бөҗәкләр һәм хайваннар барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев