Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Химзаводка видеокотлаулар

    Менделеевлылар, сезнең Л.Я.Карпов исемендәге химзаводны юбилее белән котларга уникаль мөмкинлегегез бар.

    Моның өчен видеоролик төшерергә кирәк. Аның хронометражы ике минуттан артмаска тиеш. Тематикасы булачак бәйрәмнәргә – Шәһәр көненә һәм «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» АҖ 150 еллыгына багышлана. Роликның форматы һәм жанры төрле булырга мөмкин, иң мөһиме – позитив кәеф, кызыклы эчтәлек, креатив якын килү.

    Проектта, яшенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Эшләр шәхси форматта да, инициативалы иҗат төркемнәреннән дә кабул ителә (мәктәпләр, яшьләр оешмалары, үсмерләр-яшьләр клублары вәкилләреннән, командалардан, гаиләләрдән).

    Жюри түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк:

    •«Л.Я. Карпов исемендәге химия заводына – 150»

    •«Минем Менделеевск»

    Видеоэшләр 2018 елның 8 августына кадәр кабул ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: