Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрәкәт һәм тикшерү өчен

Менделеевскида республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган «Автобус 14..30» булды. Аны безнең корреспондент Евгения Кожеева да каршылады.

Тере микрофон
Очрашу ремонтланган «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узды. Проект кысаларында шәһәрдә Татарстанның яшьләр эшләре министры ярдәмчесе Алсу Сәетова булды. Әңгәмә барышында теләгән һәркем Менделеевскида яшьләр мохитен яхшыртуда ү фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерә алды.

Фан-зона, балалар лагеры һәм алар гына да түгел
Очрашуда катнашучылар Яшьләр үзәге базасында инглиз теле буенча шөгыльләр кирәк дип саный. Учреждение директоры Андрей Гриненко инициативаны яклады, ике атнадан дәресләр башланачак дип вәгъдә бирде. Яшьләр гараж киносы һәм музыкаль клуб мәдәнияте үсеше, фан-зоналар, башка тематик учреждениеләр булдыру белән кызыксына. Беренче ике мәсьәләдә җавапны тиз таптылар. «Яшьлек»тә проектор бар, анда фильмнар, мультфильмнар һәм дөньяви спорт вакыйгаларын трансляцияләргә мөмкин.

Гөлфия Шәяхмәтова районда балалар сәламәтләндерү лагерын оештыру мәсьәләсе белән кызыксынды.

– Якын көннәрдә һәр районның заманча һәм сыйфатлы лагеры барлыкка киләчәк, – дип ассызыклады Алсу Сәетова. – Аны нинди итеп күрергә теләвегез турында фикерләрегезне туплагыз, сезнең белән бу турыда сөйләшәчәкбез.

Мәсьәләгә Яшьләр һәм спорт идарәсе начальнигы Рашат Фәизов аңлатма бирде.

– Лагерь өчен узган елда элеккеге Монаш балалар бакчасы бирелде. Территория зур. Тема яшьләр эшләре буенча министр белән тикшерелде. Ул якын арада эшчәнлеген башлар дип ышаныйк. Программага эләгербез дип уйлыйм.

Катнашучылар Яшьләр үзәгенең кайчан ачылачагы турында сораштылар. Директор Андрей Гриненко сүзләренчә, зур вакыйга 2 сентябрьгә билгеләнгән.

– Төгәл вакытын соцаль челтәрләр аша хәбәр итәрбез. Ачылу уңаеннан менә дигән фестиваль оештырачакбыз, – дип билгеләде Андрей.

Башка интерактивлар
Оештыручылар Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә социологик сораштыру үткәрделәр. Катнашучылар сораштыруны мобиль телефон ярдәмендә онлайн-режимда уздылар һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Акция махсус автобуска язу язып тәмамланды: «Менделеевск» һәм Яшьләр эшләре министрлыгы аккаунты инстаграмы өчен» дигән видеоязулар белән автобус Әгерҗегә кузгалды.

«Автобус 14..30» 6 сентябрьгә кадәр республиканың барлык муниципалитетларында да булачак. Ачык әңгәмә форматында Яшьләр эшләре министрлыгы территорияләрдәге яшь буын вәкилләренең фикерләр һәм тәкъдимнәрен тыңлаячак.

Фикер бар
Алсу Сәетова, республиканың яшьләре эшләре министры ярдәмчесе:

– Яшьләр үзәге ошады. Менә дигән объек. Вакытны файдалы үткәрү өчен үзенчәлекле урын. Яхшы тәкъдимнәр күп булды. Инглиз теле шөгыльләреннән башлап уку бинасы кирәклегенә кадәр. Бу яшьләрнең битараф булмавын аңлата. Яшьләр үзәге җитәкчелегенең кайбер тәкъдимнәргә җавап табуы күңелле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев