Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Хәтерне хөрмәтләп

    Менделеевскида Хәтер һәм кайгы көнендә тыл хезмәтчәннәренә, толларга һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылды. Анда район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

    – Бөек Җиңү хакына бондюглылар үз тормышларын, гомерләрен аямадылар. Район территориясендә снарядлар һәм бомбалар очмаса да, фашист илбасарлары безнең җирне таптамаса да, сугыш һәр бондюглының гаиләсенә кайгы, югалтулар, ачлык булып керде. Әлеге һәйкәлне ачып, без якташларыбыз хәтерен мәңгеләштерәбез һәм аларга тиешле бәяне бирәбез, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.

    Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы инициативасы буенча биеклеге өч метрга якын булган монумент шәһәрнең “йөрәгендә” –Геройлар аллеясында урнаштырылган. Ансамбль тыл геройларын – хатын-кызны, баланы һәм олы яшьтәге ир-атны сурәтли.

    Чарада ветераннар, сугыш чоры балалары почётлы кунаклар булдылар. Химзавод ветераны Вера Макарчева сөйли:

    – Җиңүгә өлешне фронтта гына түгел, тылда калган хатын-кызлар, картлар, балалар да керттеләр. Алар фидакарь хезмәт, геройлык, үз-үзеңне аямау, ныклык, кыюлык һәм тәвәккәллек үрнәге күрсәттеләр. Бу елларда сугыш һәм хезмәт өчен медальләр бер металлдан коелды.

    Һәйкәл менделеевлыларның Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәрләренә, авыл хезмәтчәннәренә, үсмерләргә, фронтовиклар толларына, Җиңү өчен армый-талмый эшләгәннәрнең барысына да тирән хөрмәт билгесе. Бөек Ватан сугышы Геройлары бюстлары куелган аллеяда “Үлемсез полк” стендлары белән янәшәдә тылда сугыш авырлыкларын искә төшерүче монумент булдырылды. Бу көнне күпләр туганнары, якыннары, якташларын искә алырга чәчәкләр белән килделәр.

    – Ярдәм үтенеченә хакимият, шәһәр һәм район оешмалары, учреждениеләре коллективлары, менделеевлыларның актив өлеше битараф калмады. Бу район өчен мөһим вакыйга. Мин тыл хезмәтчәннәре, толлар һәм сугыш чоры балалары исеменнән әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәм, – диде ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: