Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хыял шәһәрен булдыр» стратегик сессиясе узды

«Яшьлек» яшьләр үзәге базасында «Хыял шәһәрен булдыр» исемле стратегик сессия булды, аның барышында фокус төркем оештырылды.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин инициативасы буенча актив яшьләр, «Аммоний» АҖ хезмәткәрләре, бюджет учреждениеләре лидерлары хыял шәһәре концепциясе турында сөйләштеләр.

Очрашу барышында берничә командага бүленгән фокус-төркем оештырылды. Төркемдәгеләр шәһәрдә яңа инфраструктуралар булдыру буенча үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм шәһәрдәге проблемаларны ачыкладылар.

«Шәһәр чәчәк ата һәм көннән-көн матурлана, ләкин әлегә медицина проблемасы кала бирә. — Хастаханәдә тикшерелү өчен кирәкле җиһазлар юк, шуңа күрә башка шәһәрләргә барырга туры килә», — дип фикерләрен белдерә Рената Дер.

Сессиядә каралган мәсьәләләр һәм яңа теләк, тәкъдимнәрне шәһәр җитәкчелеге контрольгә алды.

Адэля Фәттахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев