Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Кинога рәхим итегез”

    "Юность" мәдәният йортында даими кино караучылар клубы эшли башлады. Ел дәвамында "Кинога рәхим итегез" дип аталган кичәләр оештыру күздә тотыла. Очрашуны алып баручы методист Людмила Белова белдерүенчә, кино карарга яратучы совет халкы арасында мондый чаралар популяр булган. Директор Рәйхана Фәрхетдинова, халыкны кино белән тәэмин итү бүлеге мөдире Галина Сивелькина һәм...

    "Юность" мәдәният йортында даими кино караучылар клубы эшли башлады. Ел дәвамында "Кинога рәхим итегез" дип аталган кичәләр оештыру күздә тотыла.
    Очрашуны алып баручы методист Людмила Белова белдерүенчә, кино карарга яратучы совет халкы арасында мондый чаралар популяр булган. Директор Рәйхана Фәрхетдинова, халыкны кино белән тәэмин итү бүлеге мөдире Галина Сивелькина һәм учреждение хезмәткәрләре яхшы традицияне яңартырга булганнар. Программа Бөек Ватан сугышында Жиңүгә - 70 һәм "Татаркино" берләшмәсенә 90 ел тулуга багышланды. Иҗади очрашуларда теләгән һәркем катнаша ала. Беренче утырышка - Ленин премиясенә ия булган "Судьба человека" (режиссёры СССРның халык артисты Сергей Бондарчук) фильмын карарга социаль үзәктә ял итүчеләр, ветераннар советы, ветераннар хоры вәкилләре, районның мәдәният йортлары хезмәткәрләре, ветеран оешмалары рәисләре җыелды. Кызганыч, очрашуга чакырылган мәктәп һәм училище укучылары килмәде.
    Людмила Валентиновна М.Шолохов әсәре буенча төшерелгән фильмга аннотация ясады. Күп мәртәбәләр экраннан төп герой Андрей Соколовның язмышын күзәткән өлкән яшьтәге тамашачылар күз яшьләре аша үзәк өзгеч вакыйгаларны искә төшерделәр. Залдагы сугыш чоры балалары, толлар, тыл ветераннары йөрәкләрендә ул чор кайтавазын тойдылар. Өлкәннәрнең фикере бер булды: мондый кичәләрнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә роле зур. Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина залдагыларга мөрәҗәгать итте.
    - Сугыш турында һәрберебезнең үз тарихы бар. Бондюг җиреннән 8 меңнән артык кеше илбасарларга каршы көрәшкә алынды, өч меңнән артыгы гына туган җирләренә әйләнеп кайтты. Аларның рәте сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Сугыш ачысын татырга язмасын, тыныч тормышка сөенеп яшик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: