Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Кисәтү җиңелрәк

    - Агымдагы елда янгын нәтиҗәсендә сигез кешенең гомере вакытсыз өзелде. Аларның үлеменә ут белән саксызлык, исерек килеш тәмәке тарту сәбәпче булды, - дип күңелсез хәбәрләр турында мәгълүмат бирде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Менделеевск районы күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең бүлек начальнигы Андрей Федотов. - Ижевка, Иске...

    - Агымдагы елда янгын нәтиҗәсендә сигез кешенең гомере вакытсыз өзелде. Аларның үлеменә ут белән саксызлык, исерек килеш тәмәке тарту сәбәпче булды, - дип күңелсез хәбәрләр турында мәгълүмат бирде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Менделеевск районы күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең бүлек начальнигы Андрей Федотов.
    - Ижевка, Иске Гришкин, Яңабирде авылларында яшәүчеләр һәм бер менделеевлы янгын корбаны булдылар.
    Райондагы 35 торак пунктның егерме тугызында гына авыл янәшәсендә табигый су белән тәэмин итү чыганагы бар. Болар - елга һәм буалар, ләкин янгын сүндерү техникасын урнаштыру өчен каты катламлы мәйданчык белән җиһазланмаганнар. Өч торак пункт - Тихоново, Карманково, Илкә авыллары янгынга каршы су чыганагы белән тәэмин ителмәгән.
    2012 елда районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге, күзәтчелек органнары, җирле үзидарә һәм башкарма власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук тиешле службалар белән берлектә торак пунктларның, объектларның һәм урман массивларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән оештыру, практик һәм мәгълүмати чаралар комплексы үткәрделәр.
    "Торак-2012" операциясе кысаларында 4426 торак йорт (шул исәптән авылларда) контрольгә алынды. Күпфатирлы 126 йорт һәм 1015 шәхси торак тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 115 очрагы теркәлде. Проблемалы торак фонды турында мәгълүмат идарәче компаниягә юнәлдерелде. Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата 114 күчмә тикшерү оештырылды. Административ хокук бозу турында 218 беркетмә төзелде (2011 елда - 288). Барлыгы 2653000 сумлык (2011 елда - 2076500 сум) штраф түләтелде.
    - Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк, - дип йомгаклады сүзен Андрей Семенович.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: