Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күләмле эш ашыкканны яратмый

Л.Карпов исемендәге химия заводының ремонт-төзелеш һәм монтаж эшләре цехы хезмәткәрләре 1 нче гимназияне капиталь ремонтлауга вакытыннан алда керештеләр. 2014 елда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасына гимназиядән тыш Ижёвка мәктәбе керде, анда инде ремонт эшләре бара. Гимназия янкормасында подряд оешмасы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын, канализация...

Л.Карпов исемендәге химия заводының ремонт-төзелеш һәм монтаж эшләре цехы хезмәткәрләре 1 нче гимназияне капиталь ремонтлауга вакытыннан алда керештеләр.
2014 елда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасына гимназиядән тыш Ижёвка мәктәбе керде, анда инде ремонт эшләре бара.

Гимназия янкормасында подряд оешмасы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын, канализация һәм җылылык торбаларын салдыру белән шөгыльләнә.
- Субподрядчы - "Баварские окна" фирмасы яңа пластик блоклар урнаштыруны төгәлләде. Коллективның сыйфатлы эшләргә омтылуы участок начальнигы Михаил Калягиннан килә, - дип мәгълүмат бирә бу өлкәдә 20 ел эшләүче ремонт-төзелеш һәм монтажлау эшләре участогы начальнигы Әлфия Шәнгәрәева. - гимназияне ремонтлау бюджеты 11 миллион сумга якын. Объектта 12 кеше эшли. Төзүчеләрнең күбесе һөнәри осталыгы, җаваплылыгы, эшләргә сәләтле булуы белән аерыла. Алар арасында Роберт Кузнецов, Борис Леонтьев, Ринат Кунафеев, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы Андрей Назаров, газ белән кисүче Илдар Гарнаев, балта осталары Василий Сабиров, Анатолий Колсаков, Александр Назаров һәм башкалар.
Гимназиядә капиталь ремонт ашыкмыйча, җентекләп башкарыла. Янкормада булып һәм ремонтчыларның эшләрен күзәтеп торып, без шуңа ышандык. Һава торышы кулай булганда, бина түбәсендә эш кайнады. Хәзер түбә ябучылар яшел профнастилны спортзалга кадәр җәюне төгәлләү өчен көн җылынганны көтәләр. Шулай ук фасадны ремонтларга, керү урынын үзгәртеп корырга, эчке яктан стеналарны бизәргә кирәк. Район башлыгы Игорь Привалов капиталь ремонт объектларын шәхси контролендә тота. Төзүчеләр эшчәнлеген химия заводының генераль директор урынбасары Ринат Габдуллин һәм ремонт-төзелеш цехы начальнигы Сергей Хлопов даими тикшереп тора.
Мәктәпне капиталь ремонтлау педагогик коллектив һәм укучылар өчен күп уңайсызлыклар тудыра, бигрәк тә уку елы барышында булса.
- Без бу күләмле ремонтны бик озак еллар көттек, вакытлы кыенлыкларга түзәргә риза, - ди гимназия директоры Надежда Маслихина. - Ремонт мәйданы зур, җәй көне генә җитешерлек түгел, шунлыктан язгы айларда башланды. Эшләр 20 августка төгәлләнергә тиеш. Дүртенче чиректә 3 нче мәктәптә икенче сменада укыйбыз. Капиталь ремонттан соң туган мәктәпне танымассыз әле, дип ышандыра безне заводлылар.

Роза Шәрәфиева

Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче гимназия