Көмеш кәләш
610
0
0
Менделеевск кызы Наилә Васильева "Бриллиант кәләш-2012" конкурсының республика этабы финалистлары өчлегенә керде. Күпсанлы туганнары һәм дуслары җан атып торган 14 конкурсант "Батыр" күңел ачу комплексына җыелды. Юкка гына оештыручылар кәләшләр фестивален матурлык бәйгесе генә түгел, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык триумфы дип әйтмәгәндер. Менделеевлыларның хуплау төркеме район флагы белән генә түгел,...
Менделеевск кызы Наилә Васильева "Бриллиант кәләш-2012" конкурсының республика этабы финалистлары өчлегенә керде.
Күпсанлы туганнары һәм дуслары җан атып торган 14 конкурсант "Батыр" күңел ачу комплексына җыелды. Юкка гына оештыручылар кәләшләр фестивален матурлык бәйгесе генә түгел, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык триумфы дип әйтмәгәндер. Менделеевлыларның хуплау төркеме район флагы белән генә түгел, команда рухы белән дә аерылып торды, кичә барышында тамашачылар рәтенә якташлар да өстәлде.
Жюри конкурста катнашучылар турында яхшырак белсен өчен, һәркайсы визит карточкасы әзерләде, кичәне алып баручы шоуменнар Венечка һәм Ирек кәләшләрнең тормышыннан кызыклы мизгелләр, аларның мавыгулары һәм хәтта хыяллары турында да сөйләделәр.
- Кызлар кыска кара күлмәкләрдә сәхнәгә чыкканда, ирексездән караш безнең Наиләгә төбәлде, - дип сөйли ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гудовская. - Аның мөлаемлыгы, нур чәчеп торган елмаюы, үзен сәхнәдә тотышы араларында профессиональ модельләр дә булган башка кызларга лаеклы конкурент булуын дәлилләде.
Конкурсларның берсе "Йон стилендәге кәләш" дип аталды, чөнки фестиваль җиденче тапкыр үтә, нәкъ менә җиде ел бергә яшәү йон туе дип атала. Наилә үзенчәлекле итеп бәйләгән күлмәктән чыкты, букеты да йоннан иде. Традиция буенча, ул аны жюри ягына ыргытты.
Спорт костюмында бию мәйданчыгына чыккан конкурсантлар ритмны тою, пластика, музыкага хәрәкәт итә белүләрен күрсәттеләр.
Бәйге нәтиҗәләрен җиткергәндә финалга чыгучылар арасында Наилә Васильеваны атагач, аның һәм җанатарларның ирексездән күзләре яшьләнде. Чөнки фестивальдә катнашу күпме көч һәм дулкынлану хисе таләп итте.
- Мин җиңүемә шатланам, - диде Наилә, - бу көнне миңа ярдәмгә килүчеләргә рәхмәт.
Чаллыдан Лилия Гобәйдуллина "Бриллиант кәләш" титулын яулады. Безнең Наилә Чаллыдан Ольга Корлыханова белән берлектә "Көмеш кәләш" титулына лаек булды. Кызлар Бөтенроссия турнирында Татарстан данын яклаячаклар. Ул 15 майда "Батыр" комплексында уза.
- Без Наиләгә Россия дәрәҗәсендә лаеклы чыгыш ясарга иганәче ролендә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр дип ышанабыз, - диде Гөлнара Сәетҗановна.
Ольга Смирнова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18700
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.20100
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14600
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17400
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18500
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15800
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.17100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84