Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Күмәк эш, саваплы эш

    Олы юлдан узып китүчеләр Әтәс зиратының агач коймалары шактый тузган булуын күрә иде. Җыелып киңәшләшкәннән соң, авылда яшәүчеләр киртәне яңартырга кирәк дигән фикергә киләләр. Авыл зур түгел, барлыгы 46 йорт, аның да дистәгә якынында йозаклар җәйге чорда гына алына. Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга, диләр. Әтәстә яшәүчеләр, авылдан чыгып...

    Олы юлдан узып китүчеләр Әтәс зиратының агач коймалары шактый тузган булуын күрә иде.
    Җыелып киңәшләшкәннән соң, авылда яшәүчеләр киртәне яңартырга кирәк дигән фикергә киләләр. Авыл зур түгел, барлыгы 46 йорт, аның да дистәгә якынында йозаклар җәйге чорда гына алына. Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга, диләр. Әтәстә яшәүчеләр, авылдан чыгып киткән кешеләр, хәтта авылның кияү-киленнәренә кадәр саваплы эштә катнашып, 53 мең сум күләмендә акча туплыйлар.
    Альберт Закиров үз пычкысын алып килеп, бер корыган агачны да калдырмый кисеп чыга. Ир-атлар белән беррәттән, зиратны чистартуда хатын-кызлар да катнаша. "Мөхәмәтгалиев"крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Илшат Мөхәмәтгалиев техника, эретеп-ябыштыру җайланмасы белән тәэмин итә. Авылдашлары - шәхси эшмәкәрләр Энҗе һәмҖәвит Сираевлар койма тоту өчен кирәкле бөтен материалны арзан бәя белән юнәтәләр. Изге эштә катнашу өчен эшеннән ял алып кайткан Илдус Мөхәмәтгалиев авылдашы Бәгъдәнур Сабиров белән койма тотуны кыска вакыт аралыгында башкарып чыгалар.
    - Әтәскә килен булып төшкәнемә 40 елдан артык. Ул туган авыл кебек якын, - дип сөйли Мәүлидә Мифтахова. - Авылдашларым бөтенесе зиратны төзекләндерүдә актив катнашты, читтә гомер кичерүчеләр таныш-белешләре аша акча җибәрде. Тиз арада койманы яңартып та куйдылар. Аларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.
    Мәдинә Григорьева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: