Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күмәк көч белән шәһәрдә тәртип урнаштырабыз

- 1 апрельдән республикада санитария-экологик чистарту икеайлыгы старт алды, - дип хәбәр итте архитектура, төзекләндерү һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Венера Дәүләтшина. Район башкарма комитеты карары белән комиссия төзелде, оператив штаб чаралары эшләнде, оешмалар, предприятиеләргә беркетелгән урамнар исемлеге расланды. Җитәкчеләргә, җирлек башлыкларына билгеләнгән участок чикләреннән 25 метрлы зонада территориянең санитария...

- 1 апрельдән республикада санитария-экологик чистарту икеайлыгы старт алды, - дип хәбәр итте архитектура, төзекләндерү һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Венера Дәүләтшина.
Район башкарма комитеты карары белән комиссия төзелде, оператив штаб чаралары эшләнде, оешмалар, предприятиеләргә беркетелгән урамнар исемлеге расланды. Җитәкчеләргә, җирлек башлыкларына билгеләнгән участок чикләреннән 25 метрлы зонада территориянең санитария торышын тәэмин итү тәкъдиме кертелде.
Бу вакыт аралыгында территорияне төзекләндерү, өлешчә алганда җыештыру һәм көнкүреш калдыкларын туплау кагыйдәләрен үтәүгә контроль көчәя. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 күрсәтмә бирелде, административ беркетмә төзелде. Биналар һәм сәүдә объектлары янында чүп савытлары булмау, яки тиешле ике урынына берәү генә куелу, көнкүреш калдыклары, фасадлар торышы кебек кагыйдә бозулар күзәтелде.
- Күмәк көч белән шәһәрдә тәртип урнаштырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Валерий Чершинцев. - Җомга көннең икенче яртысында гомумшәһәр өмәсе игълан итәбез. Шәһәр службаларының бурычы - җыелган чүпне чыгару өчен техника белән тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары санитарияэкологик чистарту икеайлыгы