Күмәк тырышлык белән район чистарды
Районда территорияләрне җыештыру буенча икеайлык бара. 26 апрельдә республика өмәсе кысаларында күпчелек учреждениеләр һәм оешмалар коллективлары үз карамакларындагы участокларда эшләделәр. Геройлар аллеясында 1 нче мәктәп укучылары тырыша - узган елгы яфракларны, чүп-чарны җыештыралар. "Комфорт Успех+" ҖЧҖ хезмәткәрләре рәшәткәләрне буйый. Бу предприятиенең икенче төркеме Фомин урамында эшли, алар агач кәүсәләрен агарталар....
Районда территорияләрне җыештыру буенча икеайлык бара. 26 апрельдә республика өмәсе кысаларында күпчелек учреждениеләр һәм оешмалар коллективлары үз карамакларындагы участокларда эшләделәр.
Геройлар аллеясында 1 нче мәктәп укучылары тырыша - узган елгы яфракларны, чүп-чарны җыештыралар. "Комфорт Успех+" ҖЧҖ хезмәткәрләре рәшәткәләрне буйый.
Бу предприятиенең икенче төркеме Фомин урамында эшли, алар агач кәүсәләрен агарталар. Фомин урамындагы 19 нчы йортта урнашкан административ бинадагы учреждениеләр хезмәткәрләре өмәгә тулы составта чыкканнар. Уртак тырышлык белән шәһәр чистарды һәм матурланды.
- Безгә бу чисталыкны сакларга да өйрәнергә иде, - ди исемен атарга теләмәгән сәүдә нокталарының берсендәге җыештыручы. - Минем эш көнем шешә, кәгазь каплар, пластик савытлар җыюдан башлана.
Редакциянең иҗат төркеме Химиклар аллеясыннан үтте. Шәһәрленең сүзләрен раслап, әле тегендә, әле монда чүп-чар, ял мәйданчыкларында тәмәке төпчекләре ята.
- Территорияләрне җыештыру эшләре дәвам итә, - диде район башлыгы Игорь Привалов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. - Ишегалды һәм балалар мәйданчыклары предприятиеләргә беркетелде, агачларны кисү бара.
Искеләре урынына яңалары утыртыла.
- Җомга көнне шәһәрдә 1250 данә яшь миләш, каен, чыршылар, куаклар утырттык, - ди район лесничие Миңнегаян Мөхәммәтҗанов. - Авыл җирлекләренә 1000нән артык үсенте бирелде.
Бу эшкә мәдәният хезмәткәрләре дә актив кушылды. Алар сугыш елларында һәлак булган якташларга һәйкәлләр янында Геройлар аллеялары, скверлар утырту инициативасы белән чыктылар. Татар Чаллысы авылында, Мәдәният йорты янәшәсендә сквер барлыкка килде. Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова, Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар катнашында һәйкәл территориясендә 115 агач һәм куак утыртылды.
Шәһәрне һәм авылларны яшелләндерү дәвам итә. Бөек Җиңү көне алдыннан агач утырту йомгаклау аккорды булачак.
Рәхилә Мирзаянова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.3100
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.3700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4300
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3400
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.5000
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика