Кобудо хәрәкәте традициягә әверелде
Узган шимбәдә кобудо көнчыгыш бермә-бер сугышы буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар булды. Аларда Татарстанның һәм Удмуртиянең 12 шәһәреннән 400гә якын спортчы катнашты. ТР Кобудо федерациясе һәм аның президенты Сергей Лисютин оештыручылар булды. Ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко ачты. Ул чемпионатның Рөстәм Гафаров инициативасы белән 12 ел үткәрелүен...
Узган шимбәдә кобудо көнчыгыш бермә-бер сугышы буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар булды.
Аларда Татарстанның һәм Удмуртиянең 12 шәһәреннән 400гә якын спортчы катнашты. ТР Кобудо федерациясе һәм аның президенты Сергей Лисютин оештыручылар булды. Ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко ачты. Ул чемпионатның Рөстәм Гафаров инициативасы белән 12 ел үткәрелүен билгеләде.
- 2000 елда, чараны беренче тапкыр оештырганда, алты командада 80 спортчы катнашты. Бу хәрәкәт традициягә керде, - диде Рөстәм Исмәгыйлович һәм Ижевскидан иң яшь спортчы Степан Хачтрянга махсус приз тапшырды.
Спортны үстерү - урамның зарарлы тәэсиреннән азат көчле яшьләр тәрбияләү мөмкинлеге. Мондый ярышлар күрсәткәнчә, үсмерләрдә көч, җаваплылык арта, алар үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җавап бирә алалар.
- Быел безнең шәкертләр яңа дәрәҗәгә чыктылар. Роман Филатов ярышларда ян-як судья һәм рефери булды, - дип сөйли "Сатори" клубы директоры Лилия Богатова. - Ул ярышлардан соң гадел һәм объектив хөкем итәргә тырышуы турында сөйләде.
Спортчылар нунчак, төрле борынгы корал белән бәрелешләрдә, команда һәм шәхси комплексларда осталыкларын күрсәттеләр.
Хәрби кылыч - иайдо белән бәрелеш үткәрү ярышның үзенчәлеге булды. Борынгы Япониядә бу сәнгать аннан соңгы бәрү белән коралны мизгел эчендә ялангачландыра белүне аңлаткан. Хәзерге вакытта - үз-үзеңне камилләштерү юлы. Екатеринбург һәм Яр Чаллы спортчылары әлеге төр бермә-бер сугыш серләрен белүләрен күрсәттеләр. Сугышның үзенчәлеге - кылыч - катана белән дөрес хәрәкәтләр ярдәмендә дошманны җиңү.
Менделеевск командасы, Ижевск үсмерләреннән калышып, гомуми зачетта икенче урын алды. Тренерлар Сергей Лисютин, Лилия Богатова, Владимир Олейник, Олег Немтырев шәкертләре Максим Кузнецов, Дмитрий Шаларь, Булат Хәсәнов, Эльмира Сундукова, Роман Филатов, Лариса Павлова, Гөлназ һәм Гөлшат Минаҗетдиновалар, Елена Багнюк, Игорь Павлов, Вячеслав Егоров һәм башкалар призерлар булдылар. Безнең җыелма команда барлыгы тугыз алтын, ун көмеш һәм алты бронза медаль яулады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.9200
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.7500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9100
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.9900
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8000
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.10100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.10500
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.9300
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13900
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика