Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коену сезоны башланды, ә пляж шул ук хәлдә

Җәйге эссе көннәрдә шәһәр һәм район халкының күбесе елга һәм күлләрдә су коенуны кулай күрә.Тойма һәм Чулман елгалары янында олысы- кечесе яр буенда комга ятып кояшта кызына, колач җәеп суда йөзә, балалар комда - төрле уеннар, үсмерләр исә туп уйный, өлкәннәр ял итә. Шәһәр пляжы торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга...

Җәйге эссе көннәрдә шәһәр һәм район халкының күбесе елга һәм күлләрдә су коенуны кулай күрә.Тойма һәм Чулман елгалары янында олысы- кечесе яр буенда комга ятып кояшта кызына, колач җәеп суда йөзә, балалар комда - төрле уеннар, үсмерләр исә туп уйный, өлкәннәр ял итә.
Шәһәр пляжы торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга җавап эзләп без Чулман буенда булып кайттык.
Халык "пляж" дип атап йөрткән урынга бару җәяүлеләр өчен ерак булса да, бирегә теләп йөрүчеләр күп. Шәхси транспорт белән килүчеләр тимер атларын махсус эшләнгән тимер капка янында калдырып, пляжга кадәр җәяү йөрергә мәҗбүр.
- Пляж урыны ял итәр өчен унай. Чулман суы чиста түгел, яр буенда үскән чәнечкеле үләннәр ял итүчеләргә комачаулый. Башка барыр җир булмаганга бирегә килергә туры килә, - диләр Аделина Тихонова һәм Алия Вәлиева.
Дуслары белән су керергә килүче Марина Тихменева сүзләренчә, яр буендагы комлыкта биек булып чүп үләннәре үсә, ялан тәпи йөреп булмый, чөнки аякка чүп үләне кадала. Су, кояш булу яхшы, ләкин мондый пычрак урында түгел. - Су сатылучы киоск,контейнер булдыру, пляжны чистарту зарур, - ди Марина.
Казаннан килгән Ленар Фәсхетдинов пляждан читтәрәк булган чиста урынны сайлаган.
Кунаклары белән ял итәргә килүче Мөдәррис Низамов сүзләренә караганда, чиста урында ял итү яхшы булыр иде. Ул шимбә яки якшәмбе көннәрендә биредә шәһәр халкы катнашында өмә оештырырга кирәк дигән фикердә.
- Чүп савыты урнаштырылса, тау кадәрле чүплек барлыкка килмәс, кеше көнкүреш калдыкларын шунда салыр иде. Чүп-чарны бер урынга өю файдасыз, җил аны еракларга тарата,- дип дәвам итә сүзен Мөдәррис ага.
Кояш нурында кызынучы яшьләр Радик, Адель һәм Алена пляжны чистартырга, ком китеререргә киңәш итәләр.
- Биредә зур чыгымнар таләп ителми торган уңайлы шартлар булдырырга мөмкин. Бәдрәф, киенү-чишенү урыны, берничә урында чатыр булса, биредә ял итүчеләрнең саны артыр иде,- дип сүзгә кушыла Анастасия Мороз. - Комда яланаяк йөреп булмый, пыяла ватыклары һәм чәнечкеле үлән кадала. Шәхси транспортны еракта калдырырга кирәк, җиңел машинага күз-колак була алмыйбыз, бурлар булырга мөмкин. Безнең барлык документлар, фатир ачкычлары шунда саклана. Балалар өчен коену урыннары юк, алар өчен борчылабыз.
Людмила Якимованың пляж - яраткан урыны.
- Табигать кочагында ял итү - зур бәхет. Мин бирегә гел киләм. 2 ел дәвамында су коену урыны ташландык хәлдә. Район башлыгы Р.Гафаров булган елларда пляжда тәртип иде. Эшсез йөрүчеләр күп, аларны җәлеп итсәң дөрес булмасмы? - дип фикере белән уртаклашты, тәне шоколад төсенә кергән ханым.
Әлегә су коену урынында - чүплек оясы, биек булып үскән чүп үләннәре, яр буена сибелгән чәнечкеле үләннең энәле "җимешләре", тирә-юньне ямьсезләгән көнкүреш калдыклары һәм алар белән тукланучы кошлар.
Шәһәребезнең оҗмахтай гүзәл урыны шундый хәлдә булу, бик кызганыч.
Әсия Мөхәмәтханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск шђџђр џђм шђџђрлелђр Менделеевс яћалыклары

2
X