Кокшан мәчете ничек төзелгән
Бүген Татар Кокшанында яңа мәчетне ачканга 13 ел. Иман йортының тарихы озын юллар үткән. Дин сабаклары укыту революциягә кадәр үк башлана. Аннан соң мәчетне мәктәп итеп үзгәртәләр һәм ул 1980 елга кадәр балаларга белем бирү учреждениесе булып тора. Аксакаллар сөйләвенчә, беренче мәчетне төзүдә Кокшан заводы хуҗасы Ушков та ярдәм итә....
Бүген Татар Кокшанында яңа мәчетне ачканга 13 ел. Иман йортының тарихы озын юллар үткән.
Дин сабаклары укыту революциягә кадәр үк башлана. Аннан соң мәчетне мәктәп итеп үзгәртәләр һәм ул 1980 елга кадәр балаларга белем бирү учреждениесе булып тора.
Аксакаллар сөйләвенчә, беренче мәчетне төзүдә Кокшан заводы хуҗасы Ушков та ярдәм итә. Ул вакытта дин йорты Камай авылы карамагында була, сабакка да Камайның Сөнгатулла мулласы өйрәтә.
Мәчет 1924 елда ябыла. Авылга совет укытучылары - Сәетмөхәмәт Тутиев һәм Имаметдин Гыйләҗев килә. Соңгысына мәчет манарасын кисәргә боералар. Бик йөдәткәч, ул хатыны Фәйрүзәне, кечкенә баласын кочаклап үбә дә, районга юл ала.
- Мин кайта алмасам, сау булыгыз, - ди.
Эш шунда, манара узкокалейка рельсларыннан ясалган, аны кисүе җиңел булмый.
Имаметдин район түрәләре алдына портфелен куя, ә анда - пычак.
- Сезнең алда үлсәм-үләм, манараны кисмим, - ди.
Мәчет исән кала, бу аның беренче афәттән котылуы була. Ә Имаметдин Гыйләҗев Бөек Ватан сугышында башын сала.
Манараны кисү мәсьәләсе 1965 елда кабат күтәрелә. Яшерен эш итәргә теләүчеләрне Исаак бабайның хатыны сизеп ала. Күрше удмурт авылыннан җыелган төркем манараны кисәргә өлгерми.
Хәзерге мәчетне төзекләндерүдә бик күп кешеләрнең көче керде. Аны үзгәртеп кору кирәклеге турында 1990 елда ук сүз кузгатылса да, төзелеш эшләре озакка сузылды. Мәчет манарасы дүрт яктан троска тарттырылган килеш тугыз ел торды. Ниһаять, Зөфәр Минсадыйров, Мәгъсум Ямалиев, Владимир Михайлов, Николай Шулаков, Сафиян Мөбәракҗанов, Равил Гыйззәтуллин, Галиәхмәт Халиков һәм башкалар, авыл халкы тырышлыгы белән 2000 елның 20 ноябрендә иман йорты ишекләрен ачты.
Тантанада район җитәкчелеге, Казан, Әлмәт, Чаллы, Удмуртиянең Можга, Грах шәһәрләреннән кунаклар катнашты.
Форсаттан файдаланып, мәчет төзүгә булышлык күрсәтүчеләрнең барысына да авылдашлар исеменнән рәхмәт белдерәм.
Наил Гайнетдинов,
хезмәт ветераны, Татар Кокшаны
Фотолар авторның шәхси альбомыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.5500
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.5200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.6800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.7600
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.5700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.7800
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.8400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.7200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр5600
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика