Контракт белән хәрби хезмәткә
Хәрби комиссариатта контракт белән хезмәткә алынырга теләүчеләр белән очрашу узды. Соңгы вакытта Оборона министрлыгы кораллы көчләр системасын рядовой һәм сержантлар составы белән комплектлауны камилләштерүгә өстенлек бирә. Бу максаттан контрактчылар санын арттыру буенча эшләр алып барыла. РФ Президенты фәрманы буенча 2017 елның гыйнварына кадәр Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләр саны 425 мең...
Хәрби комиссариатта контракт белән хезмәткә алынырга теләүчеләр белән очрашу узды.
Соңгы вакытта Оборона министрлыгы кораллы көчләр системасын рядовой һәм сержантлар составы белән комплектлауны камилләштерүгә өстенлек бирә. Бу максаттан контрактчылар санын арттыру буенча эшләр алып барыла. РФ Президенты фәрманы буенча 2017 елның гыйнварына кадәр Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләр саны 425 мең кешегә җиткереләчәк.
Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев сөйләвенчә, президент куйган бурычны үтәү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Очрашуга җыелганнар алдында Самара һәм Екатеринбург хәрби частьлары вәкилләре чыгыш ясады. Подполковник Павел Таран һәм өлкән лейтенант Максим Татаринов хәрби частьларда тудырылган шартлар һәм контракт белән хезмәткә алынучылар алдына куелган максатларга тукталдылар.
Урта белемле, чакырылу буенча хәрби хезмәттә булган, начар гадәтләрсез һәм хөкемгә тартылмаган 40 яшькә кадәрге ир-егетләр гариза яза ала.
Контрактлы хезмәткә алынучыларга ташламалар каралган: бушлай яшәү урыны (шулай ук гаиләлеләргә дә), югары уку учреждениеләренә урнашу, дәвамлы отпуск, эшкә урнашмаган булсалар да хатыннарына хезмәт стажы, айлык хезмәт хакы - 18-35 мең сум, 45 яшьтән пенсиягә китү мөмкинлеге. Балаларга уңайлы шартлар тудырылган бакча һәм мәктәпләр ачылган, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган.
Контракт буенча Североморскида хезмәт итүче Владимир Камашев бу төр службаның өстенлекләре турында сөйләде. Ул алты ел эчендә Португалия, Африка, Ирландия, Франция, Төркия, Сириядә булырга өлгергән.
- Хезмәт җиңелдән түгел, тик чын ир-атлар өчен авырлык тудырмый. Яр Чаллы, Баулы, Казан егетләре белән хезмәт иттем. Вәкилләр искә алып киткән ташламалардан файдаланам, - дип белдерде.
Ике ел чакырылу буенча хезмәт иткән Вячеслав Газизуллин һәм Андрей Касьянов та төпле карар чыгарганнар:
- Без хезмәт шартлары белән таныштык, бүгенге очрашудан соң теләгебез тагын да ныгыды. Мөмкинлектән файдаланып, гариза язарга булдык, - диләр алар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12500
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14100
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12100
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.14200
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11700
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.11000
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика