Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәме

Мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете районыбызның "Таң" мәчетенә күпсанлы кунаклар җыйды. Корбан бәйрәме Рамазан ае тәмамланганнан соң 70 көн узгач билгеләп үтелә. Күпчелек мөселман илләрендә аны 26 октябрь көнне үткәрсәләр, Татарстанда бу изге бәйрәм 25 октябрьгә туры килде. Г.Гыйләҗева Иртәнге җиде тулуга мәчеткә халык агыла башлады....

Мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете районыбызның "Таң" мәчетенә күпсанлы кунаклар җыйды. Корбан бәйрәме Рамазан ае тәмамланганнан соң 70 көн узгач билгеләп үтелә. Күпчелек мөселман илләрендә аны 26 октябрь көнне үткәрсәләр, Татарстанда бу изге бәйрәм 25 октябрьгә туры килде.
Г.Гыйләҗева
Иртәнге җиде тулуга мәчеткә халык агыла башлады. Алар арасында яшьләрнең күп булуы күренде, кайбер ата-аналар Корбан бәйрәменә мәчеткә балалары белән килгән. Башына түбәтәй кигән иң яшь кунакның исеме Искәндәр Фатыйхов булып чыкты. Аңа әле 6 яшь кенә. Әнисенә ияреп ул бирегә беренче тапкыр дин дәресләре укырга килгән, әтисе белән бәйрәмнәргә еш килеп йөри икән.
Бәйрәм намазы башлануга мәчеттә алма төшәрлек урын да калмаган иде. Имам-мөхтәсиб Айрат хәзрәт Абдуллинга кушылып җәмәгать намазы укыганнан соң, ир-атлар тәкъбир әйттеләр. Аннан соң бәйрәм вәгазе тыңланды.
- Корбан бәйрәме Аллаһы Тәгаләнең бәндәләрнең канкоюына каршы булуын күрсәтүче изге бәйрәм. Ибраһим галәйһиссәлам заманыннан бирле килә торган гамәл буенча бу көнне мөселманнар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сәламәт малларны корбан чала. Бу эштә иң мөһиме - ният. Хәләл акчаңны кызганмыйча, сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга өләшү - күркәм гамәл, - дип сөйләде имам мөхтәсиб А.Абдуллин.
Бу көнне һәр мөселман гаиләсендә кояш чыгу белән таба исе чыга. Ә мәчеткә йөрүче ак яулыклы апалар: Миңниса апа Сәмигуллина, Рамия апа Бигишева, София апа Абдуллина, Мөнирә апа Фәрхетдинова, һ.б. лар бәйрәм сыен мәчеткә дә алып килгән. Аларның өлгер куллары мул табын өстәле әзерләп куйды.
Корбан гаете бәйрәме шәһәрнең "Чулман" базарында үзенә бер төсмер ала. Базар директоры Ильяс Вәлиевның дин кануннарын үтәп, йоланы колачлы итеп үткәрүенә инде 14 ел. Һәр ел ул бәйрәм табынына күпсанлы кунаклар җыя. Аның ярдәмчеләре - базарда сәүдә алып баручылар, гаилә әгъзалары, туганнары, дуслары.
- Кем ипи кисә, кем яшел тәмләткечләр турый, кем шулпа бүлеп тора - барыбыз да оешкан төстә эшлибез, - ди Ильяс Миңнислам улы.
Ел саен корбан ашыннан авыз итәргә 300 кеше җыела икән. Быел да 3 корбан сарыгы итеннән 3 казанда шулпа әзерләнгән.
- Аның бәйрәм итүен халык та көтеп тора, һәркайсы рәхмәтләр укып китәләр, - ди ит сатучы Л.Абдуллина. - Елдан-ел бездә Корбан бәйрәме күңеллерәк уза.
Корбан бәйрәме 3 көн дәвам итә. Бу көннәрдә мөселманнар хәер-сәдака бирергә, кунакка йөрешергә, туганнарның хәл-әхвәлен белергә, изге гамәлләр кылырга ашыга. Хәер, изгелекләр эшләү өчен вакыт чикләнмәгән.
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Корбан гаете районыбызныћ “Таћ” мђчетенђ