Корбан гаете районыбызның “Таң” мәчетенә
1117
0
0
Хезмәт ветераны Р.Плитман шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләде. Актив тормыш позициясе, шәһәр тормышында актив катнашуы, күпкырлы таланты нәтиҗәсендә аның исеме һәркемгә диярлек таныш. М.Семенова Римма Ивановнаның тормыш юлы Менделеевск шәһәре белән шуның кадәр тыгыз бәйләнгән, күпләр хәтта аны тумышы белән Бондюгтан дип исәплиләр. Әмма ул Бәзәкәдә туган. Дөрес, соңрак гаиләләре...
Хезмәт ветераны Р.Плитман шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләде. Актив тормыш позициясе, шәһәр тормышында актив катнашуы, күпкырлы таланты нәтиҗәсендә аның исеме һәркемгә диярлек таныш.
М.Семенова
Римма Ивановнаның тормыш юлы Менделеевск шәһәре белән шуның кадәр тыгыз бәйләнгән, күпләр хәтта аны тумышы белән Бондюгтан дип исәплиләр. Әмма ул Бәзәкәдә туган. Дөрес, соңрак гаиләләре поселокка күчеп килгән. Барлык якыннары, туганнары җыелган бәйрәм табыны артында борынгы рус җырларын яңгырату - Римманың балачак хатирәләренең иң күңелгә уелып калганнарыннан берсе. Күмәкләшеп җырлаганда аның көчле тавышы ышанычлырак яңгыравын дәвам итә, еллар узган саен гадәти булмаган тәэсирле яңгыраш ала. Җырга мәхәббәте аны гомере буена озата килә. Ялгыз җырларга таланты гына түгел, оештыру сәләте дә көчле булган кыз мәктәп тәмамлагач данлыклы Гассар клубына эшкә килә, анда җиде ел буена балалар иҗатының 13түгәрәген җитәкли. Авыл халкы һәм бондюглылар аның шәкертләре, бигрәк тә балалар хоры чыгышын сокланып тыңлый.
Өлкән яшьтәгеләр сөйләвенчә, ул елларда поселокта мәдәни тормыш гөрли һәм бу максатта Римма Ивановнаның өлеше зур була. 1964-1970 елларда ул Гассар исемендәге клубның азат ителгән идарә рәисе була, барлык концерт, бәйрәм, тантаналы чараларда катнаша. Карпов исемендәге химия заводының 100 еллыгына багышланган концерт Р.Плитман өчен һөнәри өлкәдә җитди сынау була, чөнки әлеге тантанага илнең төрле почмакларыннан кунаклар җыела. Концерт программасы уңышлы була: цехларның җыелма хоры, тынлы һәм кыллы оркестрлар, вокаль - инструменталь ансамбль, солистлар һ.б лар чыгыш ясый.
Химия-технология техникумын тәмамлаган Римма Ивановна Карпов исемендәге заводка кайта. Аппаратчы, диспетчер буларак күпъеллык намуслы хезмәте Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре лаеклы бәяләнә. Безнең язмабыз герое Мактау тактасын берничә тапкыр бизи. Җитештерү эшчәнлеге белән беррәттән үзешчән сәнгать смотрларына коллективларны әзерли, "Дружный" пионер лагеры директоры булып эшли. Ветеранның гомуми эш стажы 55 елга тула. Һөнәр училищесына 11 ел гомерен багышлый.
Ветераннар хоры солисты, халык җырларын башкаручы буларак Римма Ивановна тамашачы мәхәббәтен яулаган. Аның рус җырларын башкару патшабикәсе Людмила Зыкина тавышы белән чагыштыра торган чын халыкчан тавышы тыңлаучыга көчле тәэсир ясый. Сәхнә образы, башкару алымы, репертуары барлык ваклыкларына хәтле җентекләп уйланылган.
Р.Плитман якты шәхесләр рәтенә керә. Ул зифа буйлы, төз гәүдәле, талантлы хатын, туры сүзле, көчле характерлы кеше. Әмма аның күзен яшьләндерә торган тема - ул Әфганстан, улы Сергей анда хезмәт иткән ике ел дәвамында ире Вадим Григорьевич, кызы Ирина белән берлектә кайтыр көннәрен санаганнары әле дә хәтереннән китми. Бүгенге көндә балалары, оныклары һәм оныкчыкларына ул йөрәге җылысын өләшә. Ана, гаилә учагын саклаучы, халык традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыруда үзеннән өлеш кертүче буларак та тирән ихтирамга лаек шәхес ул.
Фото гаилә архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9400
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.3600
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14100
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14100
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13300
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84