Коронавирус - район җитәкчелеге контролендә
Хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә коронавирус таралуны кисәтү чаралары буенча штаб узды.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында Татарстан территориясендә 30 марттан 3 апрельгә кадәр көннәр хезмәт хакын саклап калу белән ял көннәре дип игълан ителде.
Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә әлеге чаралар түбәндәгеләргә кагылмый:
- өзлексез гамәлдә булган оешмаларга,
- медицина һәм даруханәләр учреждениеләренә,
- халыкны азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарла белән тәэмин итүче оешмаларга,
- гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы оешмаларга,
- кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләре башкаручы оешмаларга.
Менделеевлыларга тагын бер кат исәртәбез: шәхси гигиена таләпләрен үтәгез, сәяхәтләрдән һәм кеше күп җыела торган урыннарга барудан тыелып торыгыз, балаларыгызның иминлеген тәэмин итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев