Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә каршы – җәмгыять

Россиянең экс-Президенты Дмитрий Медведевның "коррупция законсыз гына түгел, килешсез дә булырга тиеш" дигән сүзләре 1 нче гимназиядә булган түгәрәк өстәлнең асылын тәшкил итте. "Коррупциягә каршы торуда дәүләтнең һәм җәмгыятьнең роле" дигән теманы тикшерүдә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук өлкән сыйныф укучылары...

Россиянең экс-Президенты Дмитрий Медведевның "коррупция законсыз гына түгел, килешсез дә булырга тиеш" дигән сүзләре 1 нче гимназиядә булган түгәрәк өстәлнең асылын тәшкил итте.
"Коррупциягә каршы торуда дәүләтнең һәм җәмгыятьнең роле" дигән теманы тикшерүдә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук өлкән сыйныф укучылары катнашты.
- Соңгы елларда коррупция иң төп проблемаларның берсенә әверелде, ул илнең үсешенә комачаулык итә, - диде район җитәкчесе. - Эшмәкәр булганда моның шулай икәнлегенә шәхсән инандым. Әйтергә кирәк, әгәр эре бизнесны оештыручылар үз-үзләрен яклый алсалар, кече бизнес хуҗаларына кыенгарак туры килә.
Игорь Привалов Сингапур мисалын китерде, биредә ришвәт алган өчен барысыннан да мәхрүм калырга мөмкин - эштән, иректән, намуслы исемнән.
Түгәрәк өстәлне алып баручы җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева сүзләренчә, беренче ришвәтчелек белән көрәшне патша Иван III башлаган. Иван Грозный вакытында коррупция өчен җәза бирүнең беренче очрагы теркәлә - бүләккә кыздырылган каз алган дьяк асыла. Петр I заманында коррупционерларны бернинди кызганусыз асканнар, 1922 елда атуны кертүче закон чыгарылган. Ләкин мондый җәза әле дә гамәлдә, ләкин коррупция дәрәҗәсе югары булган Кытай мисалы шуны күрсәтә - җәмгыять мондый закон бозуларга түзә икән, бер генә, хәтта иң катгый җәза чарасы да кешене җинаять кылудан туктатмаячак.
- Бүген дәүләт коррупциягә каршы җитди чаралар күрә һәм аның дәрәҗәсе сизелерлек кими, - дип билгеләде район башлыгы ярдәмчесе юрист Роман Волков.
Бу сүзләр белән укучыларның барысы да килешмәде, ләкин үзләре шаһитлар булган, яки әти-әниләреннән ишеткән төгәл мисаллар китерүдән баш тарттылар.
- Менә безнең төп проблема, - дип билгеләде полиция начальнигы урынбасары Джанполад Ахмедов. - Коррупция бар, ләкин аның белән көрәшүдә төп фигура - җәмгыять. Коррупциягә түзмәүне балачактан тәрбияләргә кирәк.
Бүген мәгариф өлкәсендә әлеге проблеманы өйрәнүгә аерым игътибар бирелә, аның турында җәмгыять белеме дәресләрендә генә түгел, түгәрәк өстәлләрдә, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашуларда да сөйләнә. Бу турыда мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова белдерде.
- Быел безнең районда ришвәтчелекнең бер очрагы булды, хәзерге вакытта тикшерү бара. Узган ел шундый хәл теркәлде: төзелеш бригадасы 4 нче мәктәптә ремонтны килешү төзегәнче башлаган иде, - диде прокурор Айрат Галимәрдәнов.
Игорь Анатольевич сүзләренчә, коррупцияне җиңүнең иң ышанычлы ысулы - кеше факторын юк итү. Моңа мисал - юлларда хәрәкәт кагыйдәләрен бозуны теркәүче видеокамералар кую.
Эльмира Баязитовна балалардан ришвәтчелек корбаны булганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклекне белүләрен сорады. Монда да фикерләр аерылды: кайберәүләр эшне җәмәгатьчелеккә чыгарырга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип исәплиләр, икенчеләре моны эшләүдән мәгънә тапмый.
- Массакүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләне игътибарсыз калдырмаячак, - дип комментарий бирде "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилева. - Моннан тыш, газетада коррупциягә каршы службаларның номерлары күрсәтелгән.
Гимназия директоры Надежда Маслихина чараны мондый сүзләр белән тәмамлады: "Әгәр кешенең намусы бар икән, аны сатып алуы кыен".
Г.Гыйләҗетдинова
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль