Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корыган агачлар халык ихтыяҗларына тотылачак

Менделеевлылар шәхси ихтыяҗларына корыган агачлар әзерләү хокукыннан файдалана алалар. - 2010 елның корылыгы сәбәпле, - ди Менделеевск урманчылыгының участок лесничие Миңнегаян Мөхәммәтҗанов, - чыршы агачларына зыян килде. Аларны кисәргә һәм яңаларын утыртырга кирәк. Агач әзерләү нормативлары 2008 елның 22 маенда чыккан 22-3 нче санлы "ТРда урманнардан файдалану турында" ТР Законына...

Менделеевлылар шәхси ихтыяҗларына корыган агачлар әзерләү хокукыннан файдалана алалар.
- 2010 елның корылыгы сәбәпле, - ди Менделеевск урманчылыгының участок лесничие Миңнегаян Мөхәммәтҗанов, - чыршы агачларына зыян килде. Аларны кисәргә һәм яңаларын утыртырга кирәк.
Агач әзерләү нормативлары 2008 елның 22 маенда чыккан 22-3 нче санлы "ТРда урманнардан файдалану турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" Законы тарафыннан көйләнә. 7 нче маддә нигезендә гражданнар шәхси ихтыяҗлары өчен әзерли алалар: 25 елга бер тапкыр - йорт һәм хуҗалык корылмалары төзелешләре өчен 100 куб. метрга кадәр агач, 10 елга бер тапкыр - йортны һәм хуҗалык корылмаларын ремонтлау өчен 50 куб. метрга кадәр агач, елга бер тапкыр - хуҗалыкта биналарны җылыту өчен 20 куб. метрга кадәр агач.
Бүленгән участоклар турында мәгълүматны урманчылыкта алырга була. Агач әзерләү хокукыннан файдалану өчен гариза язарга, паспорт һәм ИНН күчермәләрен тәкъдим итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар

2
X