Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Кошларны ашат" акциясе

Кошларга кышын авырга туры килә. Буран һәм көчле салкыннар вакытында канатлы дусларыбызның күбесе ачлыктан үлә, аеруча кыш ахырында. "Өмет яры" халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе үткәрелә. Бүлекчәдә хезмәт алучылар өчен тематик әңгәмәләр, экологик викториналар оештырыла, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтелә....

Кошларга кышын авырга туры килә. Буран һәм көчле салкыннар вакытында канатлы дусларыбызның күбесе ачлыктан үлә, аеруча кыш ахырында.
"Өмет яры" халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе үткәрелә. Бүлекчәдә хезмәт алучылар өчен тематик әңгәмәләр, экологик викториналар оештырыла, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтелә. Пенсионерлар әзерләгән җимлекләр аллеяларга һәм башка җәмәгать урыннарына эленә.
Җимлекләрдә кошларның уннан артык төре тукланды - песнәкләр, йорт һәм кыр чыпчыклары, күгәрченнәр һәм башкалар. Ашату өлкән яшьтәгеләргә кызыклы күзәтүләр алып барырга һәм табигать белән якынлашырга мөмкинлек бирде.
Акция 1 апрельдә билгеләнәчәк Халыкара кошлар көненә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Экология елы

2
X