Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Космик маршрут

Бөтен Россия буйлап кешенең космик киңлегенә очуының 60 еллыгына багышланган акцияләр узды.

1 гимназиянең 5 сыйныф укучылары өчен «Менделеевские новости» редакциясе әлеге вакыйгага багышланган «Космик маршрут» әзерләде. Укучылар «Мин Гагарин урамында яшим» флешмобына кушылдылар. Анда #Я_Гагарин хэштегы һәм агачтан әзерләнгән космонавт шлемы белән фотога төштеләр, фотоларны үзләренең Инстаграм-аккаунтларына урнаштырдылар.

Аларны шулай ук «Юность» кинотеатры һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган «Беренче мәртәбә космоста» интерактив программасы көтте. Балалар кызыклы мәгълүматлар белделәр һәм хәтта чын скафандр киеп карый алдылар.

«Легенда шулай башланды» фильмы алдыннан флешмобка йомгак ясадылар, анда Сафина Гыйзәтуллина җиңде. Ул бүләккә Санкт-Петербургтан "Комсомольская правда"ның махсус санын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев