Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Космонавтика көне менделеевлылар күзлегеннән

12 апрель - тәүге мәртәбә кешенең космоска очуы хөрмәтенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Без бу вакыйга турында хатирәләре белән уртаклашуларын үтенеп, Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Нәсимә Гарифовна Савина, хезмәт ветераны: - Миңа 17 яшь иде, Казанда укыган чагым. 1961 елның 11 апрелендә Пасха бәйрәме иде, бу айга хас...

12 апрель - тәүге мәртәбә кешенең космоска очуы хөрмәтенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Без бу вакыйга турында хатирәләре белән уртаклашуларын үтенеп, Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек.
Нәсимә Гарифовна Савина, хезмәт ветераны:
- Миңа 17 яшь иде, Казанда укыган чагым. 1961 елның 11 апрелендә Пасха бәйрәме иде, бу айга хас булмаган күк күкрәү белән яшенле көчле яңгыр яуды. Ә 12 сендә без Юрий Гагаринның космоска очканлыгы турында ишеттек. Бар кеше белән бергә без дә шатландык. Берничә ел үтте. Безгә Гассар клубыннан Петербургка юллама бирделәр. Мин 7-8 нче сыйныф укучыларын озата бардым. Бу 1967 елның җәе иде. Петродворец буйлап экскурсия вакытында без делегация составында Юрий Гагаринны һәм Валентина Терешкованы күреп алдык, үзара сөйләшәләр, гид аларны озата бара. Эчкә сыймас шатлыктан һәм кызыксынуыбыз көчле булганлыктан, алар артыннан йөгердек. Кызганычка каршы, бергә фотога төшәргә башыбызга килмәгән.
Илгизәр Мәүҗитовна Тимергалиева, хезмәт ветераны:
- 1961 елның 12 апрелендә, союз буенча ачык киңлеккә очу турында хәбәр таралганда, мин Можга мәктәбенең сигезенче сыйныфында укый идем. Әле дә хәтерлим, бар халык шатланды, без дә бер-беребезне котладык. Ул вакытта могҗизалы китаплар укыйбыз. Чыбыксыз телефон, компьютер безнең өчен фантастика кебек тоела.
70 нче елларда гаиләбез белән Сочида ял иттек. Космонавт Алексей Леонов та гаиләсе белән шунда тукталган. Новоафоново мәгарәсенә экскурсиядә бер төркемгә эләктек. Ул кызыллы-аклы спорт костюмы кигән. Хәтеремдә, Леонов тирәсендә һәрвакыт халык бөтерелә иде. Соңрак мин Мәскәүдәге космонавтика музеенда булдым. Юрий Гагаринның данлыклы елмаюын әле дә онытмыйм. Аның исеме белән аталган урамда яшәвемнән горурлык хисе алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицђћгђмђ