Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котыруның яңа чыганагы ачыкланды

Хайваннарның котыру очраклары ачыклану һәм аның таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 25 сентябрендә чыккан Указы белән Лениногорск районының Куакбаш авылы территориясендә котыру буенча карантин игълан ителде. Котыру буенча имин булмаган территорияләрдә карантин чорында түбәндәгеләр тыела: - йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны территория чикләренә чыгару һәм...

Хайваннарның котыру очраклары ачыклану һәм аның таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 25 сентябрендә чыккан Указы белән Лениногорск районының Куакбаш авылы территориясендә котыру буенча карантин игълан ителде.
Котыру буенча имин булмаган территорияләрдә карантин чорында түбәндәгеләр тыела:
- йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны территория чикләренә чыгару һәм кыргый хайваннарны тоту;
- авыру һәм котыруга шик булган хайваннарны иткә сую;
- карантин булган торак пунктларда хайваннар күргәзмәсе оештыру;
- дизенфекция үтмәгән клиник сәламәт хайваннарның тиресен, йонын алып чыгу;
- котыру белән авыру хайваннарның сөтен азыкка һәм малларны ашатуга куллану; клиник сәламәт хайваннарныкын - тиешле тәртиптә пастеризацияләүдән башка.
Мал хуҗаларына, шәхси эшмәкәрләргә, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләренә түбәндәге кагыйдәләрне үтәү шарт:
- йорт һәм авыл хуҗалыгы малларына котыруга каршы профилактик прививка үткәрү;
- торак пунктларда азык базасын юк итү юлы белән (чүплекләрне һәм көнкүреш калдыкларын; песи, этләрне тоту) кыргый һәм хуҗасыз йорт хайваннары санын көйләү;
- предприятие, базар, чүплекләр, чүп өчен мәйданчыкларны тиешле тәртиптә тоту, андый урыннарда хуҗасыз эт һәм мәчеләр җыелуын, аларның подвал һәм чардакларга, кеше яшәми торган башка биналарга керү мөмкинлеген булдырмау;
- кыргый хайваннар белән контакт очраклары турында дәүләт ветеринария һәм медицина службаларын үз вакытында кисәтү.
Карантин хайваннарның котыру белән авыру очрагыннан ике ай үткәннән соң тиешле чараларны үтәгәндә бетерелә. Котыруга шик булганда район дәүләт ветеринария службасына мөрәҗәгать итү зарур.
Элегрәк котыру очраклары Азнакай районының Мөслим, Баулы районының Яңа Чүте, Әгерҗе районының Түбән Көчек, Зәй районының Иске Токмак, Кукмара районының Чаллы авылларында, Менделеевскида, Саба районының шәһәр тибындагы Байлар Сабасы посёлогында, Алабугада, Саба районының Түбән Шитцы, Спасс районының Үрнәк, Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылларында теркәлгән иде. Хәзер бу торак пунктларда карантин бетерелде.
Исегездә тотыгыз, сәламәтлек һәм куркынычсызлыгыгыз сезнең кулларда, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
А.Литвинов, өлкән дәүләт инспекторы
Л.Шабиев, Е.Юнысова, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль