Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин

Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.

Татарстанда коронавирустан вакцинациягә Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга була.

Моның өчен порталдагы «Табибка язылу» яки аерым «COVID-19 коронавирусыннан вакцинация» хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаган очракта, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк.

Медицина оешмаларында вакцинациягә чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, вакцинациянең көнен һәм вакытын хәбәр итсен өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдыру мөһим.

Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккә теркәп бара ала. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцинация узу турында электрон сертификат җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев