Койма артында башка тормыш
460
0
0
Мәктәп тыкрыгының 1 нче йортында яшәүчеләр редакциягә гозер белән мөрәҗәгать итте. Моңа Фомин урамындагы икекатлы йортлар артында хасил булган чүплек сәбәпче булды. Анда яшәүчеләр сүзләренчә, алар төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин нәтиҗәсе һаман юк. Без урында булдык һәм проблеманың көн кадагындагы гына түгел, янәшә-тирәгә сасы ис таратучы да икәнлегенә инандык....
Мәктәп тыкрыгының 1 нче йортында яшәүчеләр редакциягә гозер белән мөрәҗәгать итте. Моңа Фомин урамындагы икекатлы йортлар артында хасил булган чүплек сәбәпче булды.
Анда яшәүчеләр сүзләренчә, алар төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин нәтиҗәсе һаман юк. Без урында булдык һәм проблеманың көн кадагындагы гына түгел, янәшә-тирәгә сасы ис таратучы да икәнлегенә инандык.
Эш шунда, икекатлы йортларда яшәүчеләрнең уңайлыклары ишегалдында. Шунлыктан күпләрнең өендә табигый йомышларын үтәү өчен чиләк тора. Ул һәр көнне иртән йорт артына түгелә. Ә урамдагы бәдрәф тулган, аның янына килерлек тә түгел. Өч метр ераклыктан (якынрак килү мөмкин түгел) без чүплектәге әйберләрне күзәтәбез - кием-салым, йорт җиһазлары, тузган аяк киеме һәм башкалар, барысы да ботаклар белән капланган. чүп-чарны өстенә әйбер ташлап яшереп була, ә менә андагы исне бер ничек тә бетереп булмый. Менделеевлылар проблеманы санитария нормалары бозылу сәбәпле генә түгел, ә тормышка куркыныч янаган өчен дә күтәрәләр. Бу җирле һәм килгән бомжларның яшәү урыны. Кичләрен шау-шулы компания монда вакытын күңелле үткәрә, ә аларга ял итәргә урын бар - ерак түгел ватык диван калдыклары. Ташландык сарайларда куналар. Әти-әниләр якын-тирәдәге мәйданчыкка балаларын җибәрергә куркалар, ни булмас... Озакламый уку елы башланачак һәм йөзләгән бала шушы урынны узып 4 нче мәктәпкә йөриячәк.
- Чикагодагы кебек яшибез, - дип сөйли билгеле сәбәпләр белән исемен атарга теләмәгән ир-ат. - Йорт янында чәчәк түтәлләре ясадык, ишегалдын чисталыкта тотабыз, ә койма артында башка тормыш башлана. Мондый күршелектән, дөресен әйткәндә, туйдык без.
"Экопром" предприятиесе мастеры Руслан Гришинга аңлатма бирүен сорап мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренчә, Фомин урамындагы 14 һәм 16 нчы йортлар авария хәлендәге торак исәбенә керә. Якын киләчәктә 14 нче йортта яшәүчеләрне Татарстан урамына күчерү көтелә. Шул сәбәпле, кайберәүләр иске йорт җиһазларын урамга чыгарып ташлыйлар, тиз арада күләме арта торган чүплек менә шулай хасил була.
Йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате полициянең участок вәкиле Геннадий Евдокимовка юлланды.
Вәсилә Мортазина
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9800
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.13700
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15100
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12500
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.15100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.12100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12000
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4600
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84