Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп функцияле үзәкләр эш шартларын вакытлыча үзгәртә

Коронавирус сәбәпле киләсе атнада Күп функцияле үзәкләр яңа документлар.

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәк офислары элек кабул ителгән гозерләр буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Шул ук вакытта яңа документлар кабул ителмәячәк. Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк колл-үзәге гадәти режимда эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгын, төрле белешмә һәм өземтә (выписка) кебек) алу өчен гозерне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул вакытта Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү зарурлыгы булмаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X