Күпбалалы гаиләләргә җир участогы
635
0
0
Безнең районда 128 күпбалалы гаилә Д.Медведев инициатива күрсәткән программа буенча җир участогы иясе булды. Шулай итеп, гаилә өстәмә дәүләт яклавы ала, ә зур булмаган торак пунктлар - яңа яшәүчеләрне. Менделеевск районында балигъ булмаган өч һәм аннан да күбрәк балалы 300гә якын гаилә бар, шуларның 271е җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына...
Безнең районда 128 күпбалалы гаилә Д.Медведев инициатива күрсәткән программа буенча җир участогы иясе булды. Шулай итеп, гаилә өстәмә дәүләт яклавы ала, ә зур булмаган торак пунктлар - яңа яшәүчеләрне.
Менделеевск районында балигъ булмаган өч һәм аннан да күбрәк балалы 300гә якын гаилә бар, шуларның 271е җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына гариза бирде.
- Башка районнар белән чагыштырганда, бездә эш тиз бара, теләүчеләрнең яртысыннан күбрәген участоклар белән тәэмин иттек. Барлыгы 58 гектар җир кирәк. Без буш җир участоклары булмау проблемасы белән очраштык, хәзерге вакытта палата җирләрне авыл хуҗалыгы билгеләнешеннән җирлекләргә күчерү белән мәшгуль, - ди җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәридә Садыйкова.
Гаиләләр ошаган участокны сайлый алмыйлар, иң мөһиме - яшәү урыны буенча теркәлү. Авылда яшәүчеләр җирне үз торак пунктларында алалар, шәһәрлеләр - үзләрендә.
Бүген Бөрешледә бер гаилә шәхси торак төзелеше өчен урынлы булды, Татар Чаллысында - дүрт, Иске Гришкинда - алты, Песәйдә - тугыз, Тойгуҗада - ике. Менделеевскиның 106 гаиләсенә җирне поселокта бирделәр.
- биредә яңа урамнар булыр дип планлаштырыла, - дип билгели Фәридә Мәсгутовна. - Зонаны 0,10 га итеп тигезләп бүлдек. Йорт салачаклармы яки бәрәңге утыртачаклармы - яңа хуҗалар үзләре хәл итәчәк. Планлаштыру проектын әзерләгәндә алга таба биредә юл түшәләчәгенә, газ һәм су үткәреләчәгенә исәп тоттык.
Гаиләләр кадастр номерлары алдылар, чәршәмбе көнне участокларны межалау булды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре шәһәрлеләргә аларның яңа биләмәләрен күрсәттеләр. Әтиләр һәм әниләр, аларның күпчелеге балалары белән килгән иде, шунда ук күршеләре белән таныштылар, милекләренә хыял тулы караш ташлап, планнары белән бүлештеләр.
- Быел койма тотам, - ди биш бала атасы Радик Ахунҗанов.
- Ә безнең биредә өй булачак, - ди Дмитрий Максютин, улы Антон белән үз участогы чигенә казык кагып. - Тәҗрибәм бар, шуңа барысын да үзем эшләячәкмен.
Зөлфирә һәм Виктор Черновларның дүрт баласы, зурысына - 19, кечкенәсенә ике яшь. Гаилә башлыгы әйтүенчә, аларның бакчалары бар, ләкин бу җир дә артык булмаячак, бәлки тиздән йорт та салырлар.
- Барысы да шулхәтле тиз булды, без көтмәгән дә идек, - дип сөйли Марианна Кузнецова. - Документлар җыеп тапшырдык, инстанцияләргә йөрмәдек, барысын да теркәү, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре эшләде. Без җиргә хокукка әзер сертификат алырга һәм участок межалауга гына килдек.
Александр да, Марианна да тумышлары белән авылдан, шуңа күрә җирдә эшләү аларга таныш. Ярдәмчеләре - кызлары Крестина һәм Эмилия, уллары Владислав белән теләсә нинди бурычны үтәп чыгачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.600
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.10800
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11700
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде13700
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12200
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.12600
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.7400
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13100
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.17900
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде13700
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13100
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84