Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпбалалы гаиләләргә янгынсүндергечләр тапшырылды

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының - 25 һәм Татарстан МЧСның 20 еллыгын бәйрәм итү эгидасында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгынсүндергечләр һәм аның турында сигнал бирү җайланмалары тапшыру белән хәйрия акциясе үткәрә. - Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина тәкъдиме буенча, аларны мич ягып җылытылучы йортларда яшәүче күп балалы гаиләләргә тапшырырга карар...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының - 25 һәм Татарстан МЧСның 20 еллыгын бәйрәм итү эгидасында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгынсүндергечләр һәм аның турында сигнал бирү җайланмалары тапшыру белән хәйрия акциясе үткәрә.

- Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина тәкъдиме буенча, аларны мич ягып җылытылучы йортларда яшәүче күп балалы гаиләләргә тапшырырга карар кылдык, - дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Максим Скоробогатов.
Монаш авылыннан Мироновлар гаиләсендә өч бала. Аларның йортында янгын чыкканы булган инде. Шуның өчен аларда, шулай ук Татар Чаллысыннан Клюкиннар гаиләсендә Максим Владимирович янгын сүндергечтән файдалану буенча ата-аналар белән инструктаж үткәрде, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмә алып барды.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре закон буенча балалары өчен җаваплы булган авыл халкы янгын службасы таләпләрен җитди кабул итәр дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары янгынсњндергечлђр тапшырылды