Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпбалалы әни йорт сагында

Вәсилә Мортазина Гөлгенә Шалаумованы Фомин урамының 21 нче йортында яшәүче һәркем белә. Ул бишенче ел йорт комитетын җитәкли һәм 2012 ел йомгаклары буенча иң яхшы йорт комитеты рәисе итеп танылды. Беренче карашка нәфис булып тоелган ханым җилкәсендә йорт өчен җаваплылык ята, ә бу - 12 подъезд һәм 174 фатир. Күптән...

Вәсилә Мортазина
Гөлгенә Шалаумованы Фомин урамының 21 нче йортында яшәүче һәркем белә. Ул бишенче ел йорт комитетын җитәкли һәм 2012 ел йомгаклары буенча иң яхшы йорт комитеты рәисе итеп танылды.
Беренче карашка нәфис булып тоелган ханым җилкәсендә йорт өчен җаваплылык ята, ә бу - 12 подъезд һәм 174 фатир. Күптән түгел 25 ел туган йортта узган елда Карпов исемендәге химия заводының Р.Габдуллин җитәкчелегендәге подряд оешмасы капиталь ремонт ясады. Чиста, җыештырылган подъездлар, җиһазланган балалар мәйданчыгы - бу йортның "йөзе".
- Көтеп алынган капиталь ремонт ярты елга сузылды. Анда яшәүчеләрнең шатлыгы чиксез булды. Шул вакыт миндә ишегалды бәйрәмен оештыру идеясе туды, - дип сөйли чара инициаторы Гөлгенә Әхмәтгарифовна. - Бу тәкъдим белән Твиттерда район башлыгы Игорь Приваловка мөрәҗәгать иттем. 20 минуттан соң идеяне хуплау турында хәбәр килде, - дип елмая йорт комитеты рәисе. - "Нептун" идарәче компаниясе һәм депутат Илдар Флүсович Шәвәлиев безнең үтенечне кире какмады, чараның иганәчесе булдылар.
Йортта яшәүчеләр дә идеяне энтузиазм белән кабул иттеләр. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертте. Ремонт тәмамлану уңаеннан оештырылган бәйрәм күңелле булды.
- Йортта бөтен кешене берләштерүче булырга тиеш. Гомумән, йорт комитеты рәисе - җаваплы вазифа. Һәр кешенең үз характеры, проблемалары, ә безнең йорт комитеты рәисе һәркем белән уртак тел таба, шуның өчен аны хөрмәт итәбез, - ди икенче подъезд буенча җаваплы Нина Алексеевна Евдокимова. - Әгәр домофон куярга кирәк булса - йөреп чыга, шалтырата, килешенә, барысын да җайлый, көйли.
- Гөлгенә Әхмәтгарифовна белән беренче елын гына хезмәттәшлек итмибез, капиталь ремонт вакытында подвалдан йорт түбәсенә кадәр эш барышын контрольдә тоттык. Бергәләп даими йөреп чыгу нәтиҗәсендә гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәткечләр сизелерлек кимеде. Мин монда йорт комитеты рәисенең өлеше зур дип уйлыйм, - диде "Нептун" идарәче компаниясе директоры Алмаз Искаков.
Гөлгенә Шалаумованың фикердәшләре, алыштыргысыз ярдәмчеләре бар. Алар - йортта яшәүчеләр Нина Степановна Сәлахетдинова, Валерий Афанасьевич Федоров, Резедә Мослаховна Шакирова, Мария Михайловна Анисимова, Светлана Васильевна һәм Вячеслав Михайлович Николаевлар һ.б. лар. Алар йортның чәчәк атуы, яшәешнең яхшыруы белән кызыксыналар. Гөлгенә Әхмәтгарифовна фикеренчә, хәл итәсе проблемалар шактый әле. Йортның фасадына акча җитмәде, җәй көне көчле яңгырлардан соң зур күлләвек җыела, хәрәкәткә комачаулый, шунлыктан су китү юлын ясарга кирәк. Ишегалдына беренче тапкыр керүчегә ориентлашуы кыен булмасын өчен мәгълүмати стендлар һәм подъездларга фатир саннары язылган табличкалар урнаштыру зарур. Бәлки кемдер моңа кул гына селтәр иде, ләкин ул түгел. "Яткан таш астыннан су да акмый", - дип саный Гөлгенә Шалаумова.
Безнең язмабыз герое йорт турында кайгыртып кына яшәми, ул әле тормышын алардан башка күз алдына да китермәгән өч бала әнисе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр