Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Күптән көтелгән ярминкә

    Менделеев мәйданында күптән көтелгән ярминкә булды. Шәһәрлеләрне хәтта ун градус суык та куркытмады. - Без салалыларны күптән көттек, - диделәр алар. - Аеруча ит алып килүләрен. Аграрийлар менде-леевлыларның өмет-ләрен акладылар, киң ассортимент белән куандырдылар. Ат, дуңгыз, сарык, сыер ите сату урыннарында тиз арада чиратлар да хасил булды. Теләүчеләргә үрдәк, күркәүрдәк,...

    Менделеев мәйданында күптән көтелгән ярминкә булды. Шәһәрлеләрне хәтта ун градус суык та куркытмады.
    - Без салалыларны күптән көттек, - диделәр алар. - Аеруча ит алып килүләрен.
    Аграрийлар менде-леевлыларның өмет-ләрен акладылар, киң ассортимент белән куандырдылар. Ат, дуңгыз, сарык, сыер ите сату урыннарында тиз арада чиратлар да хасил булды. Теләүчеләргә үрдәк, күркәүрдәк, каз түшкәләре тәкъдим ителде.
    - Бүген яраткан өчпочмагымны әзерләячәкмен, - ди хезмәт ветераны Галимә Шәрифуллина. - Сыер ите алдым, соңгы ярминкәдә ит юк иде.
    Надежда Әбел-ханованы без фураж төягән машина янында очраттык. Ул йонлач аяклы тавыклар үстерүен әйтте.
    - Алар ашауда талымсыз, бүген алган өч капчык бодай озакка җитәр дип уйлыйм.
    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр шулай ук сөт һәм умартачылык продукциясе, бөртеклеләр, яшелчә белән сәүдә иттеләр.
    - Үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрне алып килдек, - дип сөйләделәр Тойгуҗадан Александра һәм Рафит Сафиннар. - Аеруча суган һәм кәбестә уңды, аларга бүген сатып алучылар арасында ихтыяҗ зур.
    Авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек начальнигы Фәүзәт Мөфтиев белдерүенчә, ярминкәдә Гасанов, Махмудов, Антипов, Зырянов, Миндубаев һәм башка шәхси эшмәкәрләр катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: