Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат

Галимә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнде.

Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде.

Галимә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җиргә иңдерелде.

Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак билгеле. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый.

Альта Мәхмүтова — тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев