Кристаллардан букет
524
0
0
Вәсилә Мортазина Карпов исемендәге химия заводының үзәк лабораториясе хезмәткәре Наталья Костина "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: 2013 елда хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы лауреаты булды. - Февраль аенда Мамадышта зона сайлап алу туры булды, - дип сөйли Наталья. - Мин катнашкан "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясеннән тыш, "Хатын-кыз-ана", "Хатын-кыз-галим, "Үрнәк хатын-кыз", "Хатын-кыз-мәдәният...
Вәсилә Мортазина
Карпов исемендәге химия заводының үзәк лабораториясе хезмәткәре Наталья Костина "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: 2013 елда хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы лауреаты булды.
- Февраль аенда Мамадышта зона сайлап алу туры булды, - дип сөйли Наталья. - Мин катнашкан "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясеннән тыш, "Хатын-кыз-ана", "Хатын-кыз-галим, "Үрнәк хатын-кыз", "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухи байлык", "Изге йөрәкле ир-егет" һәм "Ир-егет-лидер" номинацияләре булды. Коллегаларым Марина Бондарь һәм Ирина Васькова миңа визит карточкасын игълан иткәндә химик тәҗрибә үткәрүдә ярдәм иттеләр, шулай ук элемтә бүлегеннән Гөлнара Харисова булышлык күрсәтте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, завод лабораториясе шартларында үстерелгән кристаллардан букет жюри әгъзаларын шаккаттырды.
Үз номинациясендә иң яхшы дип танылып, Наталья финалда катнашу хокукы алды, ул 6 мартта Казанда булды. Конкурсның йомгаклау этабында зона бәйгеләрендә җиңгән 80 кеше катнашты. Конкурсантлар барлыгы 200 кеше булды. Республикада мондый чаралар уздыру изге традициягә әйләнде. Аларның максаты - иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә үз урынын тапкан заманча хатын-кыз һәм ир-егетнең уңай образын булдыру.
Иң яшь катнашучыларның берсе булып финалга чыгуының серен сорагач, Наталья, елмаеп:
- Туган шәһәрем, заводым, коллегалар, дусларым һәм, әлбәттә, туганнарымның булышлыгы ярдәм итте. Безнең нәселдә химиклар гына: династиябез бабайның әтисеннән башлана, әби белән бабай да заводта эшләгәннәр. Әти-әнием дә гаилә традицияләрен дәвам иткәннәр: әтием Николай Михайлович - автотранспорт цехында "КамАЗ" шоферы, әнием Анастасия Дмитриевна - әче күкертле барий җитештерү цехында аппаратчы, хәзер пенсиядә. Без дә әти-әниләр эзеннән киттек: апам Татьяна Түбән Камада "Нефтехим" предприятиесендә эшли, абыем Михаил - Казан Федераль университеты филиалы студенты. Мин һөнәр сайлаганда икеләнеп тормадым, дүрт ел элек Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң язмышымны химия заводы белән бәйләдем.
Наталья химия белән генә яшәми, башка мавыгулары да күп. Буш вакытында чаңгы шуа, балыкка йөри, кул эшләре һәм фән белән шөгыльләнә. Наталья тагын Киров исемендәге Казан дәүләт технология университеты аспиранты, предприятиенең яшьләр Советы рәисе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3800
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.4100
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.4800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.5800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.4500
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.6200
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.7300
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5900
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр4400
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.9300
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84