Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көтеп алынган яңа төзелешләр

Сентябрьнең соңгы көннәрендә Татарстан урамының 7 һәм 9 нчы йортларына күченүчеләр өй туйларын билгеләде. - Яхшыртылган планировкалы фатирларга сугыш ветераннары, толлар, ятим балалар, авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр ия булды. Социаль ипотека программасы кысаларында район предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге ачылды, - диде Дәүләт торак фондының Менделеевск...

Сентябрьнең соңгы көннәрендә Татарстан урамының 7 һәм 9 нчы йортларына күченүчеләр өй туйларын билгеләде.

- Яхшыртылган планировкалы фатирларга сугыш ветераннары, толлар, ятим балалар, авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр ия булды. Социаль ипотека программасы кысаларында район предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге ачылды, - диде Дәүләт торак фондының Менделеевск районы буенча рәисе Тәнзилә Гарипова.
Ачкыч тапшыру тантанасында район башлыгы Игорь Привалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Роман Исланов катнашты.
Җыелганнарны сәламләп, Игорь Привалов болай дип билгеләде:
- Йортларны тапшыру вакыты катгый куелды, чөнки төзелеш республика һәм Президент программалары кысаларында алып барылды. Шунлыктан, эш көнен яшәеш өчен мөһим объектларда булудан башларга туры килде. Һәм менә бүген хөрмәтле сугыш ветераннары һәм толларның яңа иркен фатирга күченүләрен күреп, күңел шатлана.
- Соңгы көнгә кадәр яңа фатир алырбыз дип ышанмадык, - ди Валентина Кузнецова. - Уңайлыклы фатирны бәяләү өчен кечкенә балалар белән бер генә ел булса да уңайлыклары булмаган йортта яшәп карарга кирәк.
Торак хуҗалары ишекләрен киң ачып, вәкиллекле делегацияне алдан уздырдылар һәм пластик тәрәзәләр, аксыл төстәге обойлар, радиаторлар, тартылып ясалган
түшәмнәрне күрсәтеп йөрделәр.


- Без бу йортларны төзүгә, территориясен төзекләндерүгә күп көч куйган кешеләргә рәхмәтле, - ди сугыш сукмаклары буйлап Берлинга кадәр барып җиткән ветеран Касыйм Шакировның килене Флёра Хафизова, Анна Азина, Татьяна Ефимова, ирле-хатынлы Казачковлар.
- Безне онытмаган өчен рәхмәт сезгә, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, - ди сугыш ветеранының толы Рәхилә Гыйльманова.
Рәйсә Закирова әтисен яшьле күзләре белән искә ала:
- Бу фатир - аның турында якты хәтер. Хатыны Зинаида Черемисинова бүген сугышның беренче көненнән соңгысына кадәр яуда булган, Берлинга барып җиткән һәм 1947 елда гына өенә кайткан ветеран толы буларак фатир ала.
Тыл хезмәткәре буларак әнисе дә ул еллар михнәтләрен үз җилкәсендә татыган. 10 яшьтән колхозда, урман кисүдә эшләгән. Аңа һәм безнең тормышыбызны бәхетле иткән кешеләргә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен.
- Безнең өйләрдә балалар тавышы яңгырасын, тәмле ризыклар исе таралсын иде, - ди социаль ипотека буенча торак алган Оксана Шалаумова, яшь гаиләләр адресына теләк җиткереп.


Йортлар төзелешендә "Мамадышстрой" (директоры Зөфәр Гәрәев) һәм "Стройсервис" ҖЧҖ (Рамил Бәширов) катнашты. Яңа объектлар бер елда төзелеп бетте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћа тљзелешлђр