Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көтмәгәндә наркотестлаштыру: яклы яки каршы

2014 елның гыйнварында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы оператив штаб укучыларга һәм студентларга наркотиклар куллануга көтмәгәндә тест үткәрү турында карар кабул итте. Наркотестлаштыруны элек тә көтмәгәндә үткәреп була иде, әмма уку учреждениеләре администрацияләренә 24 сәгать алдан тикшерү турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелде. Менделеевлыларның яңалыкка мөнәсәбәтләре турында безнең корреспондент Вәсилә...

2014 елның гыйнварында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы оператив штаб укучыларга һәм студентларга наркотиклар куллануга көтмәгәндә тест үткәрү турында карар кабул итте.
Наркотестлаштыруны элек тә көтмәгәндә үткәреп була иде, әмма уку учреждениеләре администрацияләренә 24 сәгать алдан тикшерү турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелде. Менделеевлыларның яңалыкка мөнәсәбәтләре турында безнең корреспондент Вәсилә Мортазина белде.

Нурия Әхмәдуллина, табиб психиатр-нарколог:
- Безнең районда, барлык Татарстандагы кебек үк, наркотиклар куллануга тестлаштыру 2006 елдан старт алды. Соңгы ике елда без уку учреждениеләренә көтмәгәндә киләбез. Бу вакыт эчендә наркотик матдәләр кулланучы укучылар ачыкланмады. Әгәр бездә анализның дөреслегенә шик туа икән, аны Яр Чаллының химия-токсикология лабораториясенә җибәрәбез. Бу язда без 7-8 нче сыйныфлар укучылары белән дә эшләүне планлаштырабыз, анкета үткәрәчәкбез. Мәгариф идарәсе белгечләреннән тыш, мәктәп тикшерүенә участковыйларны һәм наркотикларга каршы комиссия вәкилләрен җәлеп итәргә телибез.
Айгөл Моталибова, БИҮнең гаилә һәм сәламәтлек бүлекчәсе мөдире:
- Мин яңалык яклы. Көтмәгәндә тикшерүләр кирәк. Әгәр кешенең яшерер гамәле юк икән, нигә тест үтмәскә? Традиция буенча, без мәктәпләргә көз һәм яз киләбез. 2013 елның октябрендә 2, 3, 4, 7 һәм авыл мәктәпләренең 9-11 нче сыйныфларыннан, техникумнан 521 укучыны җәлеп иттек. Мондый тикшерүләрнең максаты - наркотик кулланучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү. Безнең шатлыкка, барысының да тестлары тискәре нәтиҗә бирде.
Дарья Мусина, 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы:
- Әгәр кирәк икән, артык сорауларсыз тест үтәчәкмен. Үземә ышанам, шуңа күрә көтелмәгән тикшерүләрдән курыкмыйм. Миңа калса, наркотиклар - сәламәтлеккә зыян һәм мәгънәсез акча туздыру. Тормышта башка бик күп шатлыклар бар, көчемне һәм энергиямне шуларга юнәлдерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск блицсораштыру Наркотест