Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучылар кооперациясе – ышанычлы партнёр

145 елдан артыклык тарихы булган Татарстан Республикасының кулланучылар җәмгыяте - район кулланучылар җәмгыяте һәм хәзерләүчеләрдән Чаллы сәүдә базасының "Звёздный" ҖЧҖ заманча предприятиесенә кадәр - хезмәткәрләр үзләренең кулинарлык һәм аш-су пешерү осталыкларын камилләштерделәр. Нәтиҗәдә - аны тану, сатучылар арасында ихтыяҗ һәм базарда кирәк булу. Вакыт белән сыналган, тупланган һәм эшкә сәләтле...

145 елдан артыклык тарихы булган Татарстан Республикасының кулланучылар җәмгыяте - район кулланучылар җәмгыяте һәм хәзерләүчеләрдән Чаллы сәүдә базасының "Звёздный" ҖЧҖ заманча предприятиесенә кадәр - хезмәткәрләр үзләренең кулинарлык һәм аш-су пешерү осталыкларын камилләштерделәр.
Нәтиҗәдә - аны тану, сатучылар арасында ихтыяҗ һәм базарда кирәк булу. Вакыт белән сыналган, тупланган һәм эшкә сәләтле коллективның ирешелгән уңышлары иң элек Мәфрүзә Мамонтова исеме белән бәйле, 40 ел эш стажы булган бу ханым кулланучылар кооперациясендә 1987 елның августыннан бирле хезмәт куя. Предприятие авыр вакытлар да кичерде. 2000 елда ябарга омтылганда ул үзенең казанышларын саклап калды һәм көйләнгән системаны югалтмады. 2002 елдан директор сыйфатында Мәфрүзә Солтангәрәевна үз эшен яратучы һәм югалтырга теләмәгән белгечләрнең һәркайсын хуплап, һәр көнне агымдагы проблемаларны хәл итте.
"Звёздный" ҖЧҖ уңышлы үсешен коллектив Чаллы сәүдә базасы идарәсе рәисе Рафаэль Фәттаховның эшчәнлегендә дә күрә. Башка өстенлекле сыйфатлары арасында аның киләчәккә карап эшли белүче булдыклы шәхес булуын билгеләп үтәргә кирәк. Рафаэль Мәхмутовичның планнары зур.
Биналар буйлап экскурсия вакытында ул алар белән таныштырды. - Төп бинаны ремонтлау һәм технологик линияләрне модернизацияләүдән башларга туры килә, - дип билгеләп үтте яшь җитәкче. - Озакка сузмаска ниятләнүче ремонтка бәйле эш графигы район башлыгы Игорь Привалов белән килешенгән һәм хупланган. Яхшы шартлар булдыру, заманча җиһаз урнаштыру зарур. Пилмән ясау цехы бу - планга керми. Ул өч ел элек кенә куллануга тапшырылды. Аның кураторы булып ОРС системасында, соңрак район кулланучылар җәмгыятендә 1966 елдан эшләүче Серафима Емельянова исәпләнә. Кулдан ясалган пилмәннәр шәһәр халкында популярлык казанды. Төрле сорт пилмәннәрдән тыш анда хинкали, кәтлитләр җитештерәләр. Продукция сертификатланган, Менделеевск,
Алабуга районнары, Удмуртиянең сәүдә нокталарына таратыла. Үз эшенең остасы Илһамия Әхмәдиева ярдәмчесе белән берлектә көнгә 70-80 килограммга кадәр продукция эшләп чыгара.
Икмәк пешерү цехында да эшләр уңышлы бара. Анда "Дачный", "Колосок" һәм югары сорт оннан икмәк, бутерброд өчен батон, кондитер-кулинар әйберләре - берничә төрле пирог, сухари, клиндер һәм башкасын пешерәләр. Цехның төп күрсәткече - җитештерелгән продукциянең сыйфаты, ул күз белән карап кына түгел, лабораториядә тикшерелә. Җитештерелә торган продукциягә катгый лаборатория контроле һәм аш-су белгечләренең оста куллары аңа ихтыяҗны тәэмин итә. 20 ел икмәк заводында һәм сигез ел әлеге цехта эшләүче югары категорияле технолог Раилә Сираева җитәкчелегендә менә дигән белгечләр хезмәт куя. Цех бригадиры Рәсимә Бәдретдинова бу өлкәдә 45 ел эшли. Кондитер-пешекчеләр Венера Тихонова һәм Кадрия Хәбибрахманова биредә 24әр ел эшлиләр.
Кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге, коллектив җитештерүне киңәйтү, куәтен арттыруны планлаштыралар - бухгалтериянең зур булмаган кабинетында узган пресс-конференциядә Рафаэль Фәттахов журналистларга шул турыда сөйләде. Сәүдә һәм кооперация өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куючы тәҗрибәле бухгалтерлар Венера Әхмәтова, Валентина Шаһабетдинова, Нина Колбасова зур булмаган эш хакына, калган 18 хезмәткәр кебек, энтузиазм белән кулланучылар җәмгыятен саклап калырга тырышалар, средстволарны экономияләү өчен мөмкинлекләр эзлиләр.
Предприятие коллективы эшләү дәверендә татар ашлары кухнясы традицияләрен саклый. Шунлыктан, менделеевлылар һәм шәһәр кунакларын тәмлелеге һәм башкару осталыгы белән шаккатыручы милли ашларсыз, кулинария осталарының хезмәт җимешеннән, алар катнашыннан башка районда бер генә чара да үтми. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татпотребсоюз" ТР кулланучылар союзы коллегиясендә кызыклы фикер әйтте: "Кулланучылар кооперациясе - республика һәм муниципаль властьларның зур ихтыяҗлы партнёры һәм авылда яшәүчеләр көнкүрешенең төзүче факторы. Бу чылбыр сакланырга тиеш". Һәр сүз астында имзасын куйган кебек, Рафаэль Мәхмүтович предприятиенең үсеш перспективаларын сурәтләп күрсәтте.
- Җирле һәм башка сату базарындагы ихтыяҗны өйрәнеп, ат итеннән хәләл продукция чыгаруны көйләргә, җитештерү эшчәнлеген торгызырга, үзебездә терлек сую цехы булдырырга телибез. Вакытлыча арендага бирелгән кибетләрне, отышлы булса кире кайтарабыз. Базар яңа шартлар тәкъдим итә, әгәр кайсы да булса авылда кибет тоту файдасыз икән, күчмә сатуны оештырабыз, аның өчен ике автолавка алабыз. Кулланучыларыбыз икмәксез һәм кирәкле азык-төлексез калмаслар, - дип ассызыклады Рафаэль Фәттахов. - Кискен көндәшлек шартларында безнең "Звёздный" җәмгыяте бизнес-сәясәт грамотасына тәңгәл килергә, үз маркасын тотарга һәм үсеш юлында алга таба атларга тиеш.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары База